ТӨХФӘТУЛЛОВ
Ринат Низам улы
Җиргә аклык, сафлык өстәп Ринат Низам улы
Төхфәтуллов Бөек Ватан сугышының 24 нче кө-
нендә – 1941 елның 15 июлендә Тула шәһәрендә
туа. Немецлар Тулага якынлашкач, андагы за-
вод-фабрикаларны һәм халыкны эвакуацияләү
башлана. Низам агай үзе теләп, фронтка китә.
Зәүҗия Төхфәтуллова истәлекләренә караганда,
Ринатның әнисе, 4 айлык сабыен күтәреп, ерак
юлга кузгала, ай буена сузылган йончыткыч сә-
фәрдән соң, улын авылга алып кайта.
1948-1955 елларда Ринат Төхфәтуллов Яңа
Тинчәле җидееллык мәктәбендә белем ала. 1958
елда, Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаган-
нан соң, Алабуга мәдәният-агарту училищесына
читтән торып укырга керә һәм шул ук вакытта
Мәдәният йорты директоры булып эшли. Физик
яктан нык, таза Ринат татарча көрәш белән мавыга, ярышларда катнаша, са-
бантуйларында мәйдан тота. Яшьлек хыялы егетне мәктәпкә чакыра һәм ул,
читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институты тарих-филология
факультетының тарих бүлеген тәмамлый. Педагог буларак, халкыбызның
данлы үткәненә, бай мирасына актив мөрәҗәгать итә. Р.Н.Төхфәтуллов
авылдашларының батырлыклары турында халыкка җиткерү, аларның якты
истәлекләрен яңарту юнәлешендә дә зур эшләр башкара. Ул Яңа Тинчәле
ир-егетләре сугышкан җирләрдә булып, изге туфраклар, мәгълүматлар
алып кайта, туганнар каберлекләрен зиярәт кыла, авылдашларының кабер-
ләрен эзләп таба, төрле шәһәрләрдәге эзтабарлар белән хатлар алыша, ар-
хивларда һәм китапханәләрдә материаллар җыя.
1979 елда «Искра» хуҗалыгы белән Мөхәррәм Тимергали улы Мөхәм-
мәтҗанов җитәкчелек итә башлый. Ул тынгысыз педагог туплаган гаять бай
җыелма белән таныша һәм аның нигезендә музей оештыру идеясен күтәрә.
1985 елда Яңа Тинчәледә биш бүлектән торган, бай эчтәлекле музей ачыла.
Аның җитәкчесе итеп Ринат Низамович билгеләнә. Музей экспозициялә-
рендә авылның һәм күмәк хуҗалыкның тарихы, кешеләрнең тормышы һәм
хезмәт юлы, язмышлары чагылыш таба. Р.Төхфәтуллов – Бөек Ватан сугы-
шында катнашкан авылдашларының батырлыкларына, яу кырында ятып
калучылар рухына багышлап, алма бакчасы булдыру өчен җан атып ты-
рышучыларның берсе. Зыялылык һәм педагоглык сәләте Төхфәтулловларда
нәселдән килә. Ринатның бабасы Шәриф Сәгыйтов озак еллар дәвамында
Иске Шәйморза һәм аннары Яңа Тинчәле мәктәпләре коллективларын
җитәкли. Шәриф Сәгыйтовның балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчык-
ларының да күбесе аның юлыннан китәләр. Кызлары Факиһә (Р.Низамовның
әнисе), Зәйнәп, Мәгъсүмә, улы Рәфикъ – педагоглар. Мәгълүматларга кара-
ганда, Сәгыйтовларның зур гаилә әгъзалары (утыздан артык педагог) Буада
49
һәм Лаешта, Казан һәм Түбән Камада, Яр Чаллыда, Ярославль, Минск, Го-
мель шәһәрләрендә һәм башка төбәкләрдә төрле милләт вәкилләренә
тирән белем һәм ныклы тәрбия бирү белән мәшгульләр. Ринат һәм Зәүҗия
Төхфәтулловларның кызлары Гөлнур (2015 елда вафат) һәм уллары Наил,
киленнәре Гөлназ да педагоглар. Шәриф Сәгыйтов «Татарстанның атказан-
ган укытучысы» исеменә һәм Ленин орденына лаек була.
Уллары Наил Казан дәүләт педагогия университетын кызыл диплом
белән тәмамлый. Яңа Тинчәле урта мәктәбендә укытучы, директор вазый-
фаларын башкарды, Буа район хакимияте башлыгының социаль мәсьәлә-
ләр буенча урынбасары булып эшләде.
Хәзер Казанда М.Җәлил исемендәге 26 номерлы лицейның директо-
ры. Ринат Низамович – тормышның үзәгендә кайнаган шәхес. Ул 30 ел
дәвамында педагогик эшчәнлек алып бара, шул ук вакытта пропагандист,
агитатор күмәк хуҗалык кысаларында иптәшләр суды рәисе, Буа район
судында халык утырышчысы вазыйфаларын башкара. Күпьеллык нәти-
җәле хезмәтләре өчен Мәгариф министрлыгының, район мәгариф бүле-
генең, республика һәм үзәк профсоюз комитетының мактау кәгазьләре,
төрле күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Аңа «Өлкән укытучы», «Әйдәп
баручы укытучы» дәрәҗәләре бирелә.
Талантлы педагог сәләте чәчәк аткан чорда (1994 елда) арабыздан ки-
теп барды, аңа нибары 52 яшь иде.
СӘМИГУЛЛИН
Зиннур Зиннәт улы
Сәмигуллин Зиннур Зиннәт улы 1939 ел-
да Черки Килдураз авылында туа. Килдураз
урта мәктәбен, 1963 елда Казан дәүләт педа-
гогик институтын тәмамлый. Югары педаго-
гик белем алганнан соң, берничә ел дәва-
мында Иске Шәйморзада физика фәненнән
балаларга белем бирә. 1967 елның 2 гыйн-
варыннан Килдураз мәктәбенә эшкә кайта.
Шулай ук балаларга физика фәненнән бе-
лем бирә, мәктәп директорының тәрбия
эшләре буенча урынбасары, аннан соң укы-
ту эшләре мөдире вазыйфасында була. 1980
елдан аны авыл советына рәис итеп сай-
лыйлар һәм ул анда 15 ел хезмәт итә. Аннан
соң 1995 елдан 2001 елга кадәр вакытын
мәктәптә балаларга физика укытуга багыш-
лый. Зиннур Зиннәтовичның күкрәген «Хез-
мәт ветераны» медале бизи.
50
ВӘЛИТОВА
Зәкия Һади кызы
Мин Татарстанның Ширәмәт (хәзерге Түбән Ка-
ма) районы Шәңгәлче авылында 1934 елның 4 авгу-
стында туганмын.
Шәңгәлче авылының 7 еллык мәктәбен тәмам-
лагач, Алабуга педучилищесына укырга кердем, шул
училищены тәмамлагач, шул ук елда Алабуга педа-
гогия институтының рус-немец бүлегенә укырга
кердем. Институтта диплом алгач, Чүпрәле районы,
Иске Шәйморза авылының урта мәктәбенә немец
теле укытырга килдем. Язмыш мине Шәйморза егете
Рамис Мингали улы белән таныштырды. Ул Чүпрә-
ледә ВЛКСМ райкомында эшли иде. Ул бик чибәр,
аракы эчми, тәмәке тартмый иде.
1961 елның 4 маенда гаилә төзедек. Ике бала
(кызыбыз – Рәсимә, улыбыз Рамилне үстереп югары
белем алырга булыштык. Кеше тормышында туры
юлдан авышмыйча бару өчен гыйлемнең әһәмияте
зур бит.
1963 елда Рамис Ульяновскига эшләргә китте. Ул фатир алганчы, без
балалар белән Шәйморзада тордык. 1966 елда уку елын тәмамлагач, Улья-
новскига килдек. Мин анда да немец теле укытуымны дәвам иттем.
Мин эшләгән мәктәптә Советлар Союзы һәм Германия демократик ре-
спубликасы дуслык оешмасы бар. Шуңа күрә безнең мәктәпкә бик еш не-
мец делегацияләре килә иде. Без мәктәптә немец теле укытучылары икәү
идек, икенчебез немецлар килсә мәктәптән кача иде. Мин исә аларга мәк-
тәпне күрсәтәм, сөйләшәм, немецлар белән шәһәрдә экскурсияләргә дә
йөри идем, рәхәтләнеп немецчә сөйләшеп туя алмый идем. Алар мине
берничә мәртәбә Германиягә дә чакырдылар. Мин бармый калдым, хәзер
шуңа үкенәм.
Мин Шәйморзада эшләгәндә мәктәп директоры Вазыйх абый немец
телендә кичә уздыруымны сорады. Ничек уздырырмын дип каушап кал-
ган идем, каушау юкка булды. Кичәбез бик уңышлы, яхшы узды. Укучыла-
рым мине тыңлыйлар, яраталар иде.
Ульяновскида да шулай ук укучыларым мине яраттылар. Хәзер дә
урамдамы, кайда очрашсак та минем белән аерыла алмыйча сөйләшәләр-
серләшәләр. Озата баралар. Менә шушы бәхет түгелмени? Димәк, гомер
бушка узмаган, горурлык белән картлыгымны кичерәм.
51
1966 елда 10 «В» классы чыгарылышы
2011 ел
Онытылмас, тарихта
калачак очрашу
мизгелләре
МӘКТӘП ЕЛЛАРЫНДА ҺӘМ МӘКТӘП
ТӘМАМЛАУНЫҢ 45 ЕЛЛЫГЫНДА
ТӨШКӘН ИСТӘЛЕКЛӘР
54
55 10 А КЛАСС
56
57 10 А КЛАСС
Мәктәпне тәмамланга 50 еллык юбилей очрашуы: (сулдан уңга)
Юнусов Зөфер, Сиразиев Маркиз, Алиев Фиргать, Валитов Рамис,
Юнусов Ирек, Кадыйров Мидхат, Валитова Зәкия 10А класс җитәкчесе,
Халитов Харис, Алиев Марс, Шакиров Фариз, Шайдуллин Альберт,
А5х8метов Җәмил, Шакуров Иршат, Закиров Роберт.
59 10 А КЛАСС
2016 ел
Син мине таныйсыңмы?
Моннан илле ел элек Чүпрәле районының Иске Шәйморза урта мәк-
тәбен тәмамлаучыларның залда да, табын янында да бер-берсенә шундый
караш ташлавы бер дә гаҗәп түгел иде.
1966 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен (унынчы һәм унберенче клас-
слар бергә) 250 (!) яшүсмер тәмамлый һәм алар шул вакыттагы СССР киң-
лекләренә белемнәрен арттырырга, тормыш итәргә тарала. Тормыш исә
куаныч-мәшәкатьләре белән үз көенә ага тора, җәмгыять тә үзгәреш ки-
черә. Инде ачыкланганча, илле ел дәвамында мәктәп бусагасын бөтенләй
атлап кермәүчеләр дә, элеккеге классташлар белән әлегә кадәр хәбәрдар
булмаучылар да бар икән. Бу очрашу менә шул бушлыкны да тулыланды-
рырга ярдәм итте.
Хәзерге мәктәп, әлбәттә, ул чактагы белән һич кенә дә чагыштырыр-
лык түгел. Иркен, төзек, заманча. Мәктәп белем бирүдә, элеккечә үк, мак-
таулылар рәтендә. Укучылар олимпиадаларда, конкурсларда, конферен-
цияләрдә бердәм катнашалар һәм призлы урыннарны алып киләләр. Был-
тыр мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, район бюджетыннан саллы гына
чыгым тотылган. 24 бүлмәдә, спорт залында, китапханәдә, ашханәдә эш
өчен барлык шартлар да тудырылган, 2,5 гектарлы өйрәнү-тәҗрибә уча-
стогы да балаларга белем үрләрен яуларга булыша. Дүрт бүлмә интерак-
тив такталар, мультипроекторлар белән җиһазландырылган, ДОСААФ
мәктәбе эшли, анда машина йөртү таныклыгы алу мөмкинлеге дә бар.
Элеккеге укучылар әлеге яңалыклар белән бик җентекләп, кызыксынып
таныштылар һәм шатлыкларын да яшермәделәр. Әлбәттә, мәктәп белән
даими элемтәдә булучылар – заманында 10 «А» классында белем алган-
нар боларга күнеккән инде. Алар соңгы вакытларда һәр биш ел саен очра-
шып, хәл-әхвәл белешеп, мөмкин булганча, бер- берсенә ярдәмләшеп го-
мер итә. Моның өчен алар иң әүвәле бер төркем фикердәшләргә – фән
докторы, профессор, «Татптицепром» ачык акционерлык җәмгыяте гене-
раль директоры Марс Алиевка, заманында башкарма комитет рәисе ва-
зыйфасында булган Иршат Юсуповка, РОНО җитәкчесе, бүген район ве-
тераннар Советы рәисе Роберт Закировка, колхозның оста җитәкчесе
буларак, дан алган Иршат Шәкүровка, шулай ук заманында район эчке
эшләр бүлеген җитәкләгән ВазыйхСатдиновка рәхмәтле. Алар – әйдаман,
башлап йөрүчеләр, башкаларны алар бергә туплый. Заманында бөтен ре-
спубликаны, илне шаулаткан Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтгәрәй Әб-
дриевнең улы Рөстәм дә, күмәк хуҗалыкта җитәкче буларак классташ-
ларның очрашып хәл-әхвәл белешеп торуына булышлык итә, аларның
башлангычларына юл ача. Бу юлы инде алар 10 «А» класс кысасыннан чы-
гып, тулаем 1966 елда урта белем алучыларның очрашуын оештырырга
кирәк, дигән фикергә килә. Тәкъдим мәктәп һәм район җитәкчелеге тара-
фыннан хуплана, уразадан соң очрашу көне билгеләнә. Очрашуга 250нең
63е кайткан иде. Бакыйлыкка күчүчеләр дә байтак, аларны бер минутлык
тынлык белән искә алдылар.
60
Очрашу дога белән башланды. Аны элеккеге классташлары, бүген
Алабуганың дин әһеле Мидхәт хәзрәт Кадыйров укыды.Теләге булган
һәркем сүз алды, фикерләрен шигъри юллар, җыр аша җиткерүчеләр дә
шактый булды. Иң мөһиме, берәү дә битараф түгел иде. Егет-кызларны бе-
лемле иткән Зәкия апа Вәлитова, Камил абый Лотфуллин, Миңнеруй апа
Камалова, Зиннур абый да укучылары арасында иде, аларның шатланган-
нарын, сөенгәннәрен күрсәгез! Элеккеге укучылар исә укытучыларның
таза-сау гомер итүләренә куанып, аларга олы рәхмәтләрен җиткерә алу-
ларына сөенә иде. Очрашу менә шушы мизгелләр белән дә, әлбәттә, го-
мергә истә калыр. Моны Чүпрәле районы хакимияте башлыгы Александр
Шадриков та искәртте, районның бүгенгесе һәм киләчәге белән тәфсилләп
таныштырды да. «Сез безгә яңгыр да алып кайттыгыз, – диде. – Башка очра-
шулар да шулай шатлыклы-куанычлы булсын». Әйе, очрашу көнендә дым-
га шактый ук мохтаҗлык кичерүче Чүпрәле төбәгендә көнозын яңгыр
сибәләде.
Үзәк мәдрәсә нигезендә башлангыч мәктәп буларак эшли башлаган,
исеме бөтен республикага мәгълүм шәхесләр тәрбияләгән Иске Шәй-
морза белем йорты тагын берничә елдан йөз еллыгын билгеләп үтәргә
җыена. Бу очрашуга килүчеләргә шул тантанада катнашулар насыйп бул-
сын иде. Бирсен Ходай. Бер очрашу – үзе бер гомер!
Тантаналардан соң классташлар соңгы араларда сәламәтлеге начара-
еп киткән Зөфәр Азизовның өенә барып хәлен белде, матди булышлык
күрсәтте.
Габделбәр РИЗВАНОВ
61
5
62
0
Мәктәп тәмамлауның ярты гасырлык юбилее менә
шулай истәлеккә фотога төшүдән башланды
63
64
65
66
67
68
69
70
71
72
73
74
75
76
77
78
79
80
81
Миңнура апа
Камил Лотфуллин
82
83
84
85
86
87
АЛИЕВ
Марс Шәрип улы
ИКЕ АВЫЛ АРАСЫ –
БАГАНАЛАРНЫ САНЫЙ-САНЫЙ БАРАСЫ
1963 ел иде бу. Яңа Шәйморзада сигез класс белем алгач, без –
уникеләп бала укуны Иске Шәйморзада дәвам итәргә булдык. Дөрес,
авылыбыз мәктәбен тәмамлаучыларның күпчелеге урта белем алуны Бу-
ада дәвам итә иде, без менә Иске Шәйморзаны сайладык.
Авылларыбыз арасы унөч километр, әмма йөрергә юл юк, адашуың да
бикихтимал.Бөтенөметтелеграммбаганаларында.АларЯңаШәйморзадан
Иске Шәйморзага кадәр адашмыйча бару өчен менә дигән маяк инде,
әмма аз гына яңгыр явып үттеме, һич атларлык түгел, көч-хәл белән, бата-
чума атлыйбыз.
Бөтен кеше белеп тора: барысы 260 багана, баганалар арасы 50шәр
метр. Димәк, ике авыл арасы, инде язуымча, 13 чакрымга җыела. Моңа
кадәр безнең авылдан Иске Шәйморза авылы Будённый районының «үзә-
ге» вакытта минем апалар да шунда укыганнар. Минем әти сугышка кадәр
1941 ел башында Будённый районының Зур Чынлы авылында мәктәп ди-
ректоры булып та эшли башлаган. «Сугышка мәктәптә укуларны оешты-
рып җибәргәч, ноябрь ахырында киттем», – диеп сөйләгәннәре хәтеремдә.
Будённый районы бетерелгәч, безнең авыл Буа районына керде,
яшьләр урта белемне Буада ала башладылар. Берничә ел Иске Шәйморза
авылы белән Яңа Шәйморза авылы аралары өзелде.
1963 елны без, тугызынчы класста укуны дәвам итү өчен, 12 бала Иске
Шәйморзага барырга булдык. Кемнәндер ишетеп, имештер, ул мәктәптә
яңача укыталар дигән хәбәр авылга таралган иде инде.
Шуны ишетеп, урта мәктәпне бетергәч, аттестат белән бергә шофер
правасы да, тракторист правасы да бирәләр икән дигән сүз күрәсең безгә
этәргеч булгандыр, зур дәрт белән, безне Буденный райком бинасы мәктәп
булып беренче укучыларын кабул итте. Иске Шәйморзада урта белем
алырга теләүчеләр күп булып чыкты. Иске Шәйморза мәктәбенә юл тот-
тык. Безнең кебек үк тирә-күрше яклардан да килгәннәр. Балалар күп бул-
гач, безне дүрт класска бүлделәр. Укуга керешмәдек тә диярлек, бәрәңге
алу чоры башланды. Ул заманда шулай иде бит: колхозга булышабыз.
Көннәр коры торганда велосипедлар белән килә идек. Яңгырлар ява баш-
лагач, безнең хәлләр авырайды. Бер атна велосипедны этеп йөри башла-
гач, туйдыра башлады. Шул вакытта сентябрь ае азакларында безнең үзе-
безнең авылда да, ягъни Яңа Шәйморзада кичке урта мәктәп ачыла икән,
дигән хәбәр таралды. Безгә исә шул хәбәр җитә калды: Иске Шәйморзада
укуларны чын-чынлап башламастан ук, күңелгә: «Кичке мәктәпкә кайтыр-
га кирәк», – дигән уй керде һәм озаклап аны-моны уйлап тормастан, урта
белем алуны авылыбызда, кичке мәктәптә дәвам итәргә булдык. Яңа
Шәйморзада минем әти – Шәрип Сабирҗан улы мәктәп директоры иде,
88
әмма аның авылда юк чагы, ниндидер җитди йомыш белән еракка коман-
дировкага киткән иде. Безнең мондый башбаштаклыгыбыз Иске Шәйморза
мәктәбе директоры Энгель абый Камаловка һич кенә дә ошамаган, әлбәттә.
Ничек ошасын инде, беренче көнне күрше авылдан балалар кабул ит тә,
икенче көнне үз белдекләре белән китеп барсыннар әле?!
Энгель абый безне эзләп авылыбызга да килде. Без, кем кайда булды-
ра ала – шунда качтык, шулай итеп, Иске Шәйморзага юл өзелде. Әти кайт-
ты. Безне аңлады да, аңламады да кебек. Әти кичке мәктәптә укуларны бик
яхшы оештырып җибәрде. Укулар кичен бит инде, шунлыктан без көндез
чын-чынлап колхоз эшенә чумдык. Бригадир миңа ат бирде. Дуңгыз фер-
масына азык-төлек ташыйм. Ат җигеп эшләү үземә бик ошый, әмма ферма
исенә түзәрлек түгел, шул ис өйгә дә кайта. Шулай да колхоз эшенә шул ка-
дәр бирелеп киттек ки, уку арткы планга кала башлады. Укытучылар би-
релеп-бирелеп дәрес аңлата, без исә, колхоз эшеннән соң йокымсырап
утырабыз. Күңел дәрестән бизеп бара. Болай булырга тиеш түгел бит инде.
Бу гамәл Казаннан авылга кунакка кайткан Фариз абыема да ошамады.
«Эшкә өйрәнүегез бик әйбәт, әмма белемсез каласыз ич, – дип борчылды
ул. –Яшьлек иң әүвәле белем алу чоры ул». Өйдәгеләр дә абый фикере
белән килеште.
Яңа уку елында инде мин яңадан Иске Шәйморзага тугызынчы класска
укырга килдем. Миңа тагын берничә яшьтәшем иярде. Шулай итеп ике ел
рәттән тугызынчы класска укырга килгән булып чыгабыз инде без. Икенче
килүебездә мәктәп директоры да танып алды һәм серле генә елмаеп: «Ту-
гызынчы класста ике ел рәттән укучыларны күрүемә бик шат, башкача
китмәгез инде», – диде. Китмәдек һәм Иске Шәйморзада бик яхшы белем
алдык, шул белем безне кеше итте. Безгә төпле белем биргән укытучыла-
рыбызга гомер буе рәхмәтлебез.
***
Алиев Марс Шәрип улы 1947 елда Буа районының Иске Тинчәле авы-
лында туган, әтисе мәктәп директоры булып эшләгән Яңа Шәйморза авы-
лында үскән, шунда белем дөньясына юл алган, сигезьеллык мәктәпне
һәм кичке мәктәпнең тугызынчы классын тәмамлагач, унике чакрым ера-
клыктагы Иске Шәйморза урта мәктәбенә (монысы Чүпрәле) районында)
кабаттан 9 нчы класска укырга китә.
«Авылда кичке мәктәптә укуның файдасы зур булды, Иске Шәйморзада
уку җиңел бирелде, – дип искә ала ул хәзер. – Аннан көндезләрен колхоз-
да эшләп хезмәт тәрбиясе дә алдым бит әле».
Урта белем алгач, ул Казан ветеринария институтына укырга керә.
Югары белемле егетне Биектау районына эшкә җибәрәләр. Институттан
соңгы 23 ел гомере шул районда үтә һәм бик нәтиҗәле еллар була ул.
Аның яхшы белгеч булуын, оештыру сәләтен җитәкчеләр дә тиз күреп ала.
Хуҗалыкта баш белгеч, партия оешмасы секретаре була. «Кызыл Байрак»,
«Урак һәм Чүкеч» колхозларында җитәкче итеп билгеләнә. Берничә
милләт вәкилләреннән торган «Урак һәм Чүкеч» республика күләмендә
дан яулый. Андагы терлекчелек биналары, машина-трактор паркына, то-
89
рак йортларга һәркем соклана, аннан үрнәк алалар, аннан өйрәнәләр.
Марс Алиевның «Кызыл Байрак»тагы хезмәт уңышлары «Хезмәттәге ба-
тырлык өчен» медале белән бәяләнсә, «Урак һәм Чүкеч»тә Халыклар дус-
лыгы ордены белән бәяләнә. Соңрак «Газаппарат» берләшмәсе генераль
директоры урынбасары – берләшмәнең ярдәмче хуҗалыгы директоры,
терлекчелектә республика нәсел эше берләшмәсе генераль директоры
вазыйфаларында да ул бөтен белемен,
тырышлыгын эшкә җигә. Аннан инде
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-
төлек министрының беренче урынба-
сары була, соңрак һәм хәзерге көндә дә
«Татптицепром» акционерлык җәм-
гыяте генераль директоры.
Гаиләдә алар алты бала үсә. Шәрип
абый белән Бәян апа аларны хезмәт
сөючән, уңган-булган, белемгә омтылу-
чан итеп үстерә. Иң олы уллары – Сол-
тан. Ул озак еллар республика Халык
контроле комитетында эшләде. Икен-
че уллары Фәриз, Казан дәүләт универ-
ситетын тәмамлап, фән юлыннан китә.
Кызлары Гүзәл икътисадчы һөнәрен
сайлады, Роза исемле кызлары яшь бу-
ынга белем бирде, кече кызлары Вене-
ра шулай ук икътисадчы. Иске Шәй-
морза мәктәбен тәмамлаган Марс уку
йорты белән даими элемтәдә, мәктәп
тәмамлауның 50 еллыгын билгеләп
үтүдә дә ул башлап йөрде һәм тантана
элеккеге укучылар күңелендә онытыл-
мас тирән эз калдырды.
Мәктәпнең хәзерге коллективы да
бу очрашуга бик җентекләп әзерләнгән
иде. Марс Шәрипович мондый очра-
шуларның тәрбияви әһәмиятенә, яшь
буынга тарихи истәлек буларак калуы-
на да ирешә. Әлеге китапчык та шул
максаттан нәшер ителде. Анда 50 ел-
лык очрашу мизгелләре чагылыш тап-
ты, кайбер классташларның биогра-
фияләре тәкъдим ителде, фоторәсем-
нәр белән бизәлде. Моннан 50 ел элек
мәктәптә берничә чыгарылыш була,
шуңа да очрашуга халык күп килгән
иде. Залда да, табын артында да хатирәләр яңарды, күздән яшьләр дә кил-
де, әмма алар шатлык яшьләре иде.
90
Марс Шәрипович, үткәнгә бәйле ки-
таплар нәшер итеп, бик игелекле хезмәт
башкара. Әти-әнисе дә, туган-тумачалары
да, хезмәттәшләре дә, данлы якташлары
да онытылмый. Марс Шәрип улы тырыш-
лыгы белән Казан шәһәре белән янәшә-
дәге Чебакса бистәсендә бик матур мәчет
торгызылды. Ул «Шәриф мәчете» дип ата-
ла. Заманында әтисе Шәрип ага җитәк-
челек иткән Яңа Шәйморза мәктәбенең
үткәнен, бүгенгесен чагылдырган «Мәк-
тәбем – гомер учагым», Җиңүнең 70 еллы-
гына багышланган: «Михнәтле еллар»;
абыйсы Фәриз истәлегенә «Сагыну» ди-
гән китаплар нәшер ителде. Республи-
када кошчылык тармагы үсеше тарихын
һәм бүгенге халәтен тасвирлаган китап та
республика җитәкчелеге һәм хезмәттәш-
ләре тарафыннан бик җылы кабул ителде,
югары бәя алды. Заманында Совнарком рәисе булган (1930 – 1937 еллар-
да) авылдашы, туганы Кыям Абрамов тормышына, эшчәнлегенә мөнә-
сәбәтле китап 2020 елшда дөнья күрде. Монысы инде ТАССР төзелүнең
100 еллыгына мөнәсәбәтле.
Марс Шәрипович хезмәт эшчәнлеген фән белән бергә үреп алып бара.
Ул заманында үзе югары белем алган Казан ветеринария академиясе про-
фессоры, кафедра мөдире 2013 елда фәнни эшчәнлеге өчен Россия Хөкү-
мәтенең Дәүләт премиясенә дә лаек булды.
Гаилә хәлләренә килгәндә, Марс Шәриповичның хәләл җәфете
Мөнирә ханым Мамадыш төбәге кызы. Бик матур, үрнәк гаилә. Уллары
Радик, кызлары Ильмира, Динә шулай ук әти-әниләре үрнәгендә бик матур
гаилә кордылар, хәзер халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш-
лыкларын кызганмыйча хезмәт итәләр.
91
Марс Алиев үзенең тормыш иптәше Мөнирә,
балалары – Радик, Илмира, Динә, килене Ләлә,
кияүләре – Азат, Айрат,
92 оныклары – Диләрә, Кәрим, Зәринә, Әнвәр, Ильяс, Әдилә
Бай бабай
Безнең яклар елга-күлләре, урманнары белән әлләни
мактана алмый. Юлсызлык та үзәкләргә үтте. Әмма ты-
рыш, уңган-булган кешеләребез белән без, һичшиксез,
мактанабыз, горурланабыз.
Аларны күрә белүдә, үрнәк итеп куюда да мактанырлыгыгыз бар. Әле
шушы көннәрдә генә мөхтәрәм аксакалыбыз Хатыйп ага Каюмовның 90
яшьлек юбилеен билгеләп үттек, Мул табын артындагы очрашуга Яңа
Шәйморзаның шулай ук мөхтәрәм шәхесләре җыелган иде. Хатыйп аганың
балачагы сугыш чорына туры килә, шулай итеп, ул бик яшьләй тормыш ар-
басына җигелә. Әтисе дә, абыйсы да сугышка алына. Өлкәннәр һәм хатын-
кызлар белән бергә ат җигеп эшли, аннан тракторга утыра, тора-бара
хатын-кызларны да шул һөнәргә өйрәтә, күрше авылларга барып та трак-
торчылар бригадалары оештыра.
1955 елда аны туган авылында колхоз рәисе итеп сайлыйлар. «Бик авыр,
җитмәүчелек бугаздан тоткан чор иде бу, – дип искә ала юбиляр. – Ничек
түзгәнбездер, хәзер күз алдына да китерә алмый, әмма сынмадык, сыгылма-
дык. Бары бергә, югы уртак иде». Ул чор кешеләренең сафы сирәгәя инде,
алар үрнәгендә үскән буын исә исән-сау, байтагы җир җимертеп эшләп
йөри, аларның байтагы очрашуга килгән иде, истәлекләр белән дә бик теләп
уртаклаштылар. Хатыйп агадан эш серләренә өйрәнгән, хезмәт юлында
аны, аның гаиләсен үрнәк итеп алган Заһит Хәбибуллин, Марс Алиев, Хәйдәр
Идиатуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Фәнис Азизов һ.б. Хатыйп ага белән бәйле
кызык-мызыкларны да хәтердә яңарттылар. «Кырыс, таләпчән иде, вакыт-
вакыт усал да була белде, әмма берәүне дә суд юлында йөртмәде», – дигән
фикер еш яңгырады. Хәләл җефете Мәгъсүмә апа хакында да бик җылы ха-
тирәләр яңарды. Авыл балаларына белем бирә ул, «Апа» дип йөртәләр аны.
(Авыр туфрагы җиңел булсын!). Аның үрнәгендә бик күпләр нәкъ менә укы-
тучы, татар теле укытучысы булып китә.
Хатыйп аганың күңеле бик бай булуын да кат-кат искәрттеләр, бер-
никадәр сер дә ачыла төште. Хәер, Яңа Шәйморзалар өчен сер дә түгел инде
ул: бай бабай, дип йөртәбез без аны. Бик мохтаҗ чакларда авыл халкына ак-
ча биреп торучан ул. Шунысы әйбәт: әҗәт кайтаруның көнен билгеләми,
процент сорамый», – ди авылдашлар акча биреп торучан ул. Шунысы әйбәт:
әҗәт кайтаруның көнен билгеләми, процент сорамый», – ди авылдашлар
аның турында. «Безнең гаиләгә ике пенсия килә ич», – дип әйтүчән ул. Икен-
че хатыны Саимә апа белән алар тормыштан риза булып, чөкердәшеп гомер
кичерә, мал-туар асрамый башлауларына да әле берничә генә ел.
Хатыйп аганың юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Пу-
тиннан да котлау телеграммасы килгән иде. Аны район Советы башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Вагыйз Гомәров тапшырды һәм район
хакимиятенең дә җылы котлауларын җиткерде, җирле үзидарә җитәкчесе
Гөлия Шакирова өлкәннәр тәҗрибәсенең, Тукаебыз әйтмешли, һич тутык-
мас җәүһәр, киләчәк үсешебезгә нигез булуы ассызыклады.
93
Әлбәттә, менә шундый күркәм очрашулар үзеннән-үзе генә барлыкка
килми. Кемдер фикер җиткерергә, башлап йөрергә тиеш. Бу яктан да
безнең мактанырлыгыбыз бар. Авылда канат ныгыткан аннан республика
күләмендәге дәрәҗәле вазифаларда булган шәхесләребез туган төбәклә-
рен онытмыйлар, җае чыккан саен хәл-әхвәл белешеп, ярдәмен күрсәтеп
торалар. Хатыйп ага үзе: «Бу яшьтә кирәкме икән инде ул? – дип икеләнүен
белдергән иде, авылдашыбыз, «Татптицепром» фәнни-тикшеренү берләш-
мәсе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Алиев барыбыз-
ны да аякка бастырды. Иң беренче фикер дә аннан чыкты, үзе үк башлап та
йөрде. Шундый тынгысыз авылдашыбыз инде ул. Заманында мәктәп ди-
ректоры булган, яшьләрне белемле иткән әтисе – Шәрип аганы да авыл-
дашларыбыз, райондашлары тирән ихтирам хисләре белән искә ала.
Марс әфәнде Яңа Шәйморза, Иске Тинчәле авыллары тарихына, кеше-
ләренә мөнәсәбәтле китаплар нәшер итеп тә бик игелекле эш башкарды,
узган ел азакларында сердәшләре, фикердәшләре белән авыл клубында
әдәби-музыкаль кичә оештыруы онытылмас бер хатирә булды. Марс Шә-
94
рипович юбилярга Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл ху-
җалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның котлау хатын һәм
истәлек бүләге алып кайткан иде.
Очрашу, әлбәттә, җыр-музыка белән үрелеп барды. Халык шушындый
очрашулар булып торсын, бер күрешү – үзе бер гомер, дигән теләктә та-
ралды.
Зөфәр КАМАЛИЕВ.
Буа районы, Яңа Шәйморза авылы
клуб мөдире.
P.S.: Марс Алиев: Очрашу 2018 ел башында авылы-
бызның хөрмәтле кешесе – Каюмов Хатыйп абыйның юбилей
кичәсендә булган иде. Ул бик җылы һәм дустанә рухта авы-
лыбызның ветераннары белән бергәләп истәлекле узды.
Хатыйп абыйның тормышы, эшчәнлеге һәркемнең күз ал-
дыннан үтте. Мин Казанга кайткач бу хакта Марат Готыф
улына да сөйләдем. Ул исә: «Авыл хуҗалыгында төрле елларда
фидакарь хезмәт куючыларны безгә һич кенә дә онытырга
ярамый, шул максатта берәү оешма төзесәк тә бик яхшы бу-
лыр иде», – дигән фикер җиткерде һәм тора-бара республика
агросәнәгате ветераннары советына нигез салынды. Һәм ул
хәзер уңышлы гына эшләп килә. Максат изге – авыл хуҗалыгы
тармагында эшләгән ветераннарны барлау, аларга кадер-
хөрмәт күрсәтү. Үткәнен белгәннең киләчәге бар, дип бик бе-
леп әйткән безнең халык.
95
Укытучыларым,
остазларым, җитәкчеләрем
Халкыбызның: «Һәр кеше – серләр йомгагы», – дигән әйтемне
истә тотып, үзем турында үзем берникадәр сүз язарга бул-
дым. Моңа: «Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер: истәлек
һәм хәтер», – дигән әйтем дә этәргеч бирде. Сигезенче дистәне
ваклаган бу көннәрдә балачагым турында язу бераз сәер дә
тоелыр, әмма бүгенге көнгә балачак аша килдек. Туганнарым,
балаларым, оныкларым һәм төрле урыннарда, төрле коллек-
тивларда бергә эшләгән миңа якын булган иптәшләр мине
аңлар, дип уйлыйм.
ӘТИ ҺӘМ ӘНИ ТӘРБИЯСЕ
ҺӘРКЕМ ӨЧЕН ИҢ КАДЕРЛЕСЕ
96
Мин әти-әнинең таянычы булып үстем һәм авылда үскән һәр бала ке-
бек бернинди хезмәттән дә чирканмадым. 7-8 нче классларда укыганда
җәй көннәрендә колхозда ат җигеп эшли идем. Бу инде хезмәт мәктәбе,
авыл халкы белән аралашу, үземнең формалашу чоры булган. Яңа Шәй-
морза халкы турында әтинең әйткән сүзләре әле дә хәтердә. Бу – 1968 ел-
да әтигә 60 яшь тулган көннәрдә иде: «Улым, без бу авылда 20 ел инде яши-
без, мин пенсиягә чыккач туган авылга (Иске Тинчәлегә) кайтырга туры ки-
лер, шулай да бу авылдан китәсе килми, аның кешеләре ихтирамлы, ягым-
лы», – дигән иде ул. Бу сүзләр күңелдә әле дә яхшы саклана.
Әти пенсиягә чыгып, әни белән бергә бу авылда ун ел яшәгәч кенә, мин
аларны Биектау районы, Киндери авылына алар өчен өй салып шунда
яшәргә күчердем. Бу минем «Калинин» совхозында партоешма секретаре
булып эшләгән чорым. Әтинең әйткән сүзләрен кабатлап, авыл халкын их-
тирам итеп гомер итәм, туган-үскән якларга кайтып торам. Дөрес, кайту-
лар инде сирәгәйде, шулай да колхоздагы һәм дә авылыбыздагы эшчәнлек
онытылмый. Җәйнең урталарында (15 июль) әтинең туган көне, авылы-
бызда барлык өлкән яшьтәге кешеләрне чакырып, Коръән ашы уздыра-
быз. Алар янына хәзер инде чит җирләрдә яшәүче, заманында бергә үскән
дусларны, классташларымны да чакырам. Көне буе алар белән дә, өлкән
кешеләр белән дә яшьлекне сагынып, хезмәттәге үткән хәл-әхвәлләрне
искә төшереп, кешеләрнең яшәү шартларына шатланып, авылның тарала
баруына борчылып гапләшәбез. Һәркем булдыклы, уңган, ихтирамлы
кешеләргә сокланып, алар кебек булсам иде, дип хыялланып үсә. Яңа
Шәйморза авылында булдыклы, уңган кешеләр бик күп һәм бүген дә алар
авылны таратмыйча, үзләренә яшәү чыганагы табып гомер итәләр.
Авылда бүген колхоз да юк, фермалар да буш, булган инвесторлар да
китеп барды, шулай да авыл халкы яши, көн күрә. Авылда берничә фермер
хуҗалыгы булгач, бөтен басулар эшкәртелә, ягъни авыл халкы үз көнен
үзе күрә. Бөтен эш тә бит башлап йөрүче кешегә бәйле. Белемле, гадел,
оештыру сәләтенә ия һәм кешеләргә яхшылык теләүчеләр күбрәк булса,
ватып-җимерүләр дә күзәтелмәс иде. Соңгы 20 елдан артык бара торган
үзгәртеп корулар чорына киләчәк буын үзенең бәясен бирер әле.
ОСТАЗЛАРЫМ
Үземнең кемнәр кул астында эшләвем, остазла-
рым турында язарга кирәк, дип саныйм, чөнки яшь
белгечләр өчен тәҗрибәле-кешелекле җитәкче белән
эшләү зур бәхет ул. Мәктәптә укып белем алу, инсти-
тутта теоретик белемгә ия булу бер нәрсә, ә произ-
водствода, кешеләр арасында тәҗрибә туплау гомер
буе дәвам итәчәк. Ә ул белемне җитәкче-остазлар
бирә.
Хатыйп абый Каюмов беренче җитәкчем һәм оста-
зым. Ул 1955 елның февраль аенда авылда колхоз пред-
седателе итеп сайланды. Колхозның исеме дә «Сакко и
Ванцетти» дип атала иде. Хатыйп абый 1955 елдан баш-
Каюмов Хатыйп 97
лап 1960 елның сентябрь аена кадәр авылда рәис булды.
Шушы елларда аның акылы һәм оештыру сәләте нә-
тиҗәсендә авыл халкы матур яшәде һәм эшләде. Шул
чорда без – 10-15 яшьлек малайлар эшкә өйрәндек, үстек,
ныгыдык һәм уңай якка үзгәрешләрнең шаһиты булдык.
Аларның кайсыберләре хәтердә әле дә саклана.
1957-59 елларда авыл кешесенең бәрәңге бакчасы-
на, алма агачларының санына, хуҗалыктагы хайваннар-
ның санына налог салу авыл кешеләрен бик борчыды. Бу
Партия пленумы карары белән эшләнде. Ит планын үтәү
өчен ике хуҗалыкка бер сыер гына рөхсәт бирелүен, ә
хуҗалыктан җыелган малларның ач торуы кебек «нега-
Хатыйп абыйның тив»ларны да күреп үстек. Әти мәктәп директоры, авыл-
тормыш иптәше дагы коммунистлар оешмасы җитәкчесе (парторг) була-
рак, үзебезнең сыерны колхозга тапшырдык һәм мин
һәр көнне иртән 6дан (1958 нче елның көзеннән 1959
елның язына кадәр) иртүк фермадан 2 литрлы алюмин бидон белән сөт
алып кайта идем. (Ул вакытта кибетләрдә бер төрле дә сөт продукциясе са-
тылмады). Бу күренеш коммунист җитәкчеләрнең үрнәк күрсәтүе булуын
башыңнан узгач кына беләсең икән.
Хатыйп абый авыл халкына бер зыян да ясамады, артыгын күрмәде,
халыкка мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышты. Халык аны һәрвакыт хөр-
мәт итте. 1960 елның март аенда Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза, Сарсаз, Вы-
селка авылларын берләштереп «Волга» колхозын оештырдылар. Ул шушы
колхозда авылыбызның комплекслы бригада җитәкчесе булып эшләде.
Мин аның 90 яшьлек юбилеена кайтып, Татарстан Премьер-министры
урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы
Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырдым.
2019 елда Хатыйп абый бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмах түрләрендә
булсын!
Каюмов Хатыйп туганнары белән. Абыйсы Фатыйх (рәсемдә беренче рәттә)
зӘалмм9аә8нтытнәдараТйәкоәннсеошветтәыКПбСаСшркаайркмоамкыонмыитң беетрыенрчәеиссееквраезтифараел,асроыңрнадка булган.