The words you are searching are inside this book. To get more targeted content, please make full-text search by clicking here.
Discover the best professional documents and content resources in AnyFlip Document Base.
Search
Published by rozittam, 2023-02-05 07:18:50

бабамнар эзеннән

бабамнар эзеннән

(Идрис нәселе белән бәйле гаиләләр тарихы) Авторлар: Идрисов Мирзәхмәт Г. Мөбарәкова Роза Р. Гомәрова Гүзәлия Т.


2 БАБАМНАР ЭЗЕННӘН ... Туганыбыз Әсмабикә Сәмигулла кызы партия органнарында, мәктәптә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләде. Аның 1997-1998 елларда язып калдырган истәлекләре (нәсел агачыннан хатирәләре) “Хезмәт даны” газетасының 1999 елгы №79, 80, 81, 82 саннарында “Бабамнар авазын ишетәм...” дигән баш астында дөнья күрде. Бу материалларга таянып, Гүзәлия Гомәрованың (Нургаянова) 2019 елның 13 декабрендә “Хезмәт даны”ның № 92 санында “Идрис бабай оныклары”, 20 февральдә шул ук газетаның №12 санында “Биш йолдыз” мәкаләләре басылды. Рафаэль Сибатның “Көлдән күтәрелгән гөлләр” (“Кырык бердә туганнар” - 2002), Рузалия Шәрәфиеваның “Авылым, Кәчимерем”, Фоат Галимуллинның “Язмыш баскычлары” (2021) китапларын укучылар яратып кабул итте. Әлеге язма шул истәлекләргә, аерым фәнни хезмәтләргә, документаль әсәрләргә таянып әзерләнде. Арпаяз авылы турында Арпаяз авылы тарихына күз салсак, авылдашларым авылга нигезне XVII гасырда салганнар. 1678 елгы архив язуларында Арпаяз авылы турында языла. Бу чорда халыкның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек, балта остасы кәсепчелеге, сәүдәгәрлек булган. 1748 елда авылда 28 кеше исәпләнсә, 1782 елда 42 ир-ат теркәлгән. Авыл исеменә килгәндә, Әсмабикә апа үзенең истәлекләрендә: “Тирә-як халкы авылны “Арфаязы” дип атады, 1930 нчы еллардан “Арпаязы” дип сөйләшә башладылар. Татар Өшенбашына кияүгә чыкты, Арфаязы кызына өйләнде, дип әйтәләр иде,” - дип телгә ала. Әхмәтҗанов Р.Г.ның 2015 елда дөнья күргән ике томлы ”Татар теленең этимологик сүзлеге”ндә Арпаяз термины “арпа” фитонимы һәм “яз” оронимик термин кушылмасыннан тора дип аңлатыла. Димәк, бу авыл халкы язын күпләп арпа чәчкән, диясе килә, исемен дә шуннан алган. Әлеге фикерне авылдашыбыз Ф.Галимуллин “Арпаязы - гомер язы” шигырендә дә куәтли: Арпаязы - арпа кыры, Безнең авыл исеме. Исеменә туры килә Кем әйткәндәй, җисеме... Фоат Галимуллин туган авылга багышлап “Арпаязым” җырын да язды. МИҺРИСАЯП - әтием ягыннан бабам Миһрисаяп 1700 нче еллар уртасында Арпаяз авылында туган. Ул минем күз алдыма аягына ак тула оек белән чабата, өстенә тезенә кадәр төшкән ак киндер күлмәк, күлмәк өстеннән чикмән-җилән кигән, билен бау белән бәйләп куйган, киндердән теккән ыштаны тула оек эченә кертеп җыелган, алдына киндер ак алъяпкыч япкан, киез эшләпәле мөлаем бер карт буларак килеп баса. Туганнарымның әйтүенә караганда, ул бик инсафлы, эшчән, гаилә җанлы кеше булган. Миһрисаяп, карчыгы вафат булганнан соң, улы Габделвәли (хатыны Хөсниҗамал) тәрбиясендә йөздән артык ел яшәгән. Үләр алдыннан беренче хәер-фатихасын да Хөсниҗамалга биргән, чөнки Габделвәли әтисе үлгәндә сәфәрдә калган.


3 ГАБДЕЛВӘЛИ (1782 - 1900) - Миһрисаяп улы Габделвәли исеме җисеменә дә туры килә: Аллаһының дусты мәгънәсен аңлата. Ул бик тә көчле, таза, типсә тимер өзәрлек каһарман булган, Сабан туйларында мәйдан тоткан. Хәтере яхшы, җор телле буларак та аны яратканнар. Салкын кышларда яланкул ат җиккән, беркайчан да кул-аягын өшетмәгән. Кышларын Габделвәли, кешеләрдән солы җыеп, аны үрәчәле чанага төяп, Казанга юл тоткан. Солыны йорт кирәк-яракларына, кызыл малга алыштырган, шуны авылларда сатып, сәүдәгәрлек иткән. Габделвәли 1900 елда 118 яшендә вафат булган. Габделвәли уллары Габделвәлинең ике улы булган: Ногман, Идрис. Икесе дә дин сабагы алганнар. Аеруча Идрис яхшы укыган, бик әдәпле, эшчән, матур егет булган. НОГМАН НӘСЕЛЕ Олы бала буларак, Ногманны өйләндереп, башка чыгарганнар. Аның бербер артлы өч ир баласы дөньяга килә: Габделхәбиб, Габделхәй, Габделхаҗип. Балалары барысы да укыган, инсафлы, эшлекле булып үскәннәр. Укытучы Галия апа Габделхәева (1925 – 2021) Ногман нәселеннән. ИДРИС НӘСЕЛЕ Габделвәлиның икенче улы – Идрис. Бу исем бик тә мәгънәле: Идрис галәйһиссәләм белән бәйле, ул халыкны кайгыртучы дигәнне аңлата. Идрис Зур Сәрдек авылыннан Бибигайшә исемле кызга өйләнә. Идрис бабам, туганнарым сөйләве буенча, киң күңелле, юмарт, акыл белән эш итүче, тормыш алып баручы булса, Бибигайшә әбием бик җиңел, кызу канлы, җитез, артык чиста, матур тавышлы, гадел, дөреслекне алга сөрүче хатын булган. Бик тату, матур гомер иткәннәр.Елкы (ат) ите белән сату иткәннәр. Идрис балалары Архив материалларыннан күренгәнчә, Идрис белән Бибигайшәнең 10 баласы туган: Габделгани (1.10.1867 елда туган), Бибигафифә (21.12.1869- 13.10.1870), Бибихәдичә (1871 - 8.04.1878), Бибигазизә (1874 - 24.01.1877), Фәхерниса (24.03.1877-1947), Бибихәдичә (21.01.1880 - 1962), Бибифаизә (16.04.1882 - 6.02.1884), Габделфатыйх (24.11.1884 - 1953), Сәләхетдин (1887 – 10.12.1890), Бибифатиха (2.04.1911нче елда вафат). Барысы да дини белем алганнар, тырыш, эшчән, туганчылыклы булулары белән башкалардан аерылып торганнар. Фәхерниса белән Бибихәдичә урып-җыю, ындыр эшләре беткәч, Кукмара итек фабрикасы складларыннан итекләр алып кайтып, кызыл җепләр белән шуларны чуарлап бизәгәннәр, чиккәннәр. Габделгани (1867 - ?) Идрис улы Габделгани сәүдә эше белән шөгыльләнгән, Екатеринбургка кадәр барып җиткән, берничә кибет тоткан. Ул авылга җиз, соңыннан ак самавыр алып кайткан. Арпаязда иң беренче самавырдан чәй эчүчеләр дә Идрисләр гаиләсе булган. Кыз туганнары Фәхерниса белән Бибихәдичәгә Оренбург ак мамык шәлләре бүләк иткән. Габделфатыйх бәйрәмнәрдә шәһәрчә чалбар, ак күлмәк, казаки кигән. Габделгани, Арпаяз кызы Бибимөнирәгә өйләнеп, гаилә корган, өч балалары туган: Габделкави, Габделкаюм, Фәсәхәтбану.


4 ФӘХЕРНИСА НӘСЕЛЕ Идрис кызы Фәхерниса (1877 - 1947) артык чая, эшчән, гадел, пөхтә кыз булган. Кәчимер авылы егете Нурмөхәммәт атлы егеткә кияүгә чыккан. Нурмөхәммәт ипле, бай малае, сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән, ерак Чита шәһәрендә дә кибетләр тоткан. Бөек Ватан сугышы елларында Нурмөхәммәт халык судында ат караучы - кучер булып эшләгән. Фәхернисаның балалары, оныклары Аларның 6 балалары туган: Закир (1922-1989), Мөнәвәрә (1914-?), Шәмсетдин (1913-1915), Гайфетдин (1910-?), Шәйхетдин (1908-1943), Нургаян (1903-?). Нургаян сугыштан бер күзен сукырайтып кайткан, Күкшел авылында авыл советы рәисе булып эшләгән. Габидә исемле хатыныннан туган кызы - 1926 елгы. Ул Балтач районы Янгул авылына кияүгә чыга. Аның 8 баласы була. Бер кызы - Венера исемле. Икенче хатыны - Хәдичә. Аннан Сәгыйть, Дарига (1939), Роза (1935), Фәрит (1933) исемле балалары туа. Сәгыйтьнең кызы Красная Полянада яши, малае - Екатеринбургта. Картлык көннәрендә Красная Поляна шәһәрендә яшәп вафат булган. Шәйхетдин сугышка кадәр Кукмарада пар тегермәне директоры булып эшләгән. Беренче хатыны Еленадан ике баласы туган: Шәмсетдин, Ирек. Ирек Ростов-Дон ягында яши. Икенче хатыны Шәмсебанудан (Янсыбы кызы) Флера исемле кызы дөньяга килгән. Флера Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә яши. Аның ике малае бар. Рәис (1965) Пермьдә яши. Шәйхетдин 1943 елда сугышта алган яралардан вафат булган. Гайфетдин сугыштан Маруся исемле кызга өйләнеп кайткан, райтопта эшләгән. Өч баласы туган. Гайфетдин йөрәк авыруыннан үлеп киткән. Хатыны, балаларын алып, Таш карьерына күченгән. Марзыя исемле кызының ике баласы бар: Юра, Ирек. Алар Нократ Аланында яшиләр. Шәмсетдин (1913-1915), салкын тидереп, ике яшьләрдә вафат булган. Мөнәвәрә (1914-?) гомере буе заготзернода эшләгән, Хәйдәр исемле егеткә кияүгә чыккан. Балалары булмагач, Насих (1956) исемле бер бала алып үстергәннәр. Насихның гаиләсе Кукмарада Толстой урамында яши. Кызы Ләйсән Кукмара үзәк дәваханәсендә терапевт булып эшләгән. Закир (1922-1989) - Фәхернисаның иң кече баласы. Әлфинур (1928-2013) исемле кызга өйләнгән, Кәчимердә яшәгән, колхозда эшләгән. Алты балалары булган: Рәйхана (1950), Азат (1956), Әхмәт (1958), Зөлфирә (1961), Әсхәт (1963- 2017), Рәфинә (1965). Рәйхана Роберт белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр: Лилия (балалары - Исмира, Эльмира), Венера (балалары - Рамилә, Камилә). Азат Фәния белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр: Энҗе (баласы Рамил), Нияз (балалары - Айзат, Айгизә). Әхмәт Наилә белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр: Эльмира (балалары - Аделина, Амалия), Ильяс (балалары - Мәдинә, Әзиз). Зөлфирә белән Фәрдис өч бала тәрбияләп үстергәннәр: Илдар (балалары - Алмаз, Альмир), Айдар (баласы - Зәлинә),Айрат.


5 Әсхәт белән Миләүшә ике бала тәрбияләп үстергәннәр: Гүзәл (балалары - Инсаф, Эльвира, Эльвир. Рәфинә белән Радик ике бала тәрбияләп үстергәннәр: Рифат (балалары - Раниля, Рамзан), Рифнур (баласы - Ризван). Нурмөхәммәт бабай, 1941 елның салкын кыш көннәрендә хәле начарлана башлагач, карчыгы Фәхернисаны чакырып, болай ди: ”Хәзер бик салкын, җир туңган, кабер казырлык яшьләр сугышта, картлардан булмас. Мин үлгәч, юрганга төреп, келәттәге тәпәннәр өстенә такта тезеп, шунда куй. Яз җитеп, җир җылынгач, картлар күмәрләр әле”. Ул вакытта Кәчимердә торучы 147нче укчы дивизия солдатлары мәрхүмне җир куенына иңдергәннәр. Фәхерниса әби 1947 елда 70 яшьләр тирәсендә вафат булган. Әсмабикә апа белән Шәмсехәят апа аны соңгы юлга озатуда катнашканнар. Мәрхүмнәр Кәчимер авылы зиратында җирләнгәннәр. (Нурмөхәммәт абыйның үлеме турында мәгълүмат Рузалия Шәрәфиеваның “Авылым, Кәчимерем” китабында бирелә, 46 бит). Авыр туфраклары җиңел булсын! БИБИХӘДИЧӘ НӘСЕЛЕ Кызы Әсмабикә апа сөйләгәннәреннән күренгәнчә, Бибихәдичә (1880 - 1962) йомшак күңелле, түземле, эшчән кыз булып үскән. Атасы Идрискә йөк төяргә, ат җигәргә беренче булып ул йөгереп чыга торган булган. Артык чибәр булмаса да, ягымлылыгы, ачык йөзле булуы белән үзенә җәлеп иткән. 1908 елның 17 октябрендә 22 яшьлек Сәмигуллага кияүгә чыккан. Әтисе 9 яшьлек Сәмигулланы Удмуртиягә җибәрә. Сәмигулла 13 ел Удмуртия якларында бер алпавытта приказчик булып торган, укырга-язарга, финанс эшләренә өйрәнгән. Шуннан кайтып өйләнә. Никахта 80 тәңкә мәһәр бирергә килешенә. Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала туган: Шәмсехәят, Галимулла, Габдрахман, Дәүләтша. Сәмигулланың әтисе Кәлимулла абый, ир балалар тууына сөенеп, Ершовка дигән рус авылыннан алмагач, чия, карлыган үсентеләре алып төшеп утырткан, бакча башында инеш кырыена җиләк-җимеш бакчасы булдырган. Бакча тополь агачлары белән әйләндереп алынган. Бүгенге көндә дә бу топольләр саклана, түбән очта авыл көтүе төшке ашка шул бакчага туктала иде. 1922 елда Әсмабикә, 1924 елда Хәкимулла дөньяга килгән. Хәкимулла туберкулез авыруыннан ике яшь ярымда вафат булган. Самигулла кызы Шәмсехәят апа (1909 - 1997) 1930 нчы елда Арпаяз авылында “8 Март” колхозы оешкач, Казанда укып кайтып, 1931 нче елда яслебакча ачкан. 1933 елда аны колхоз рәисе итеп куйганнар. Аннан соң Туембаш, Кызыл Октябрь, Адай авылларында колхоз җитәкчесе, Кәркәүчтә сельпо рәисе булып эшләгән. Бу турыда Ф.Галимуллин үзенең “Ник соң бу шулай?!” әсәрендә (2021) сурәтләп уза. Сафин Таһир исемле егеткә кияүгә чыгып, ике балалары туган: Рафаэль, Венера. Таһир абый сугыш кырларында ятып калган. Аларның улы Рафаэльнең ике баласы бар: Нурия һәм Фаил. Кызлары Венераның шулай ук 2 бала: Алла, Неля. Алланың уллары Егор һәм Данила. Егорның кызы Варя исемле. Икенче ире Әгъмәлетдин абыйдан Линуза, Әминә дөньяга килгән. Линузаның ике баласы бар: Артур һәм Регина. Артурның балалары: Альберт, Эльза. Регинаның балалары: Тәлгать, Богдан. Артур белән Регинаны


6 Шәмсехәят апа белән Әминә үстерделәр. Кызганыч, Артур белән Регина бүгенге көндә вафат. Фоат Галимуллин, Фидария Кукмарада эшләгәндә Шәмсехәят апада яшәделәр. Әминә фабрикада инженер булып эшләде. Шәмсехәят апа картайганчы җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Ул үзләре яшәгән 5 этажлы өйнең торак-коммуналь хәленә җаваплы иде. Камәрбану апа Шәмсехәят, Әсмабикә, Кәүсәрия апалар үлгәч, аларның ашларына барды. Кунакка чакырган өчен балаларына бик зур рәхмәт. Шәмсехәят апа 1997 елга кадәр Кукмарада кызы Әминә тәрбиясендә яшәп, 88 яшендә вафат булды, Кукмара зиратында җирләнде. Күп хәсрәтләр күргән, күп авырлыклар татыган туганыбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Ә Сәмигулла улы Галимулла (1911 - 1941) яшьтән үк хезмәт яраткан, тырыш булган. Әтиләре дә балаларын һөнәрле итәргә тырышкан. 12 яшьлек Галимуллага тальян гармун алып биргән. 15 яшендә аны, Ар Өшенбашына (Югары Шөн) оста тимерче Алексейга алып барып, тимерчелек һөнәренә өйрәткән. Галимулла, Габдрахман, Дәүләтша, бакча башларында тимер алачыгы корып, үз эшләрен - тимерчелек эшен башлап җибәргәннәр. Галимулла Нурхәят исемле кызга өйләнгән, төп йорттан китеп, кыз йортында (Галимулла, Сәрбиҗамал гаиләсендә) яши башлаганнар. Нурхәятның әтисе Галимулла бай тормышлы кеше булган. Аш мәҗлесләрендә матур итеп Коръән укый торган булган. 1941 елның февраль айларында вафат булган (төп нигезе - Арпаяз башлангыч мәктәбе урнашкан йорт). “Фани дөньяда алтмыш елдан артык гомер кичерә. Чама белән Мөхәммәт пәйгамбәр гомере бу, ул да артык яшәмәгән,” - ди оныгы Фоат абый. Сәмигулла улы Галимулла тимерчелек эшен яратып башкарган. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка киткән. Бу турыда Рафаэль Сибатның “Көлдән күтәрелгән гөлләр” (“Кырык бердә туганнар” - 2002) китабында сөйләнә. Мәскәү янында барган каты сугышларда Галимулла һәлак булган. Гаиләгә кайгылы хәбәрне Өркеш авылыннан Сәхәбетдин Садретдинов җиткергән. “Хәтер” китабында (481 бит) һәлак булуы, хәбәрсез югалуы турында берни дә әйтелми. Фоат Галимуллинның әтисе турында газета-журнал битләрендә мәкаләләре дә бар: ”Безнең мирас” журналында “Әткәм сурәте” (2015, №2), “Шәһри Казан” газетасында “Минем әти” (2016, 1нче ноябрь). Нурхәят апа өч баланы - Мәлик, Хәкимулла, Фоатны - туганнары Гайшә, Нәсимә, Зәйтүнә, әнисе Сәрбиҗамал белән берлектә тәрбияләп үстергәннәр. Нурхәят апа соңгы елларын Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче улы Хәкимулла, Казанда яшәүче улы Фоат тәрбиясендә үткәрде. Ул 1989 елның августында вафат булды, Арпаяз авылы зиратында җирләнде. Бу турыда улы Фоат абыйның шигырь юллары да саклана: “Үз кулымда әни җанын бирде, арган йөрәк калды тукталып. Күзләр йомылдылар мәңгелеккә, күкрәк тынды соңгы тын алып. Кырык сигез яшьтә ятим калу искитәрлек нәрсә түгел дә. Әти дә шул, әни дә шул булгач, кинәт бушлык тулды күңелдә. Туу булгач, димәк, үлем дә бар, үзгәрмәс шул инде бу канун. Үлем тагын бер корбанын алды, алды газиз әнием җанын.” Нурхәят апа турында җылы хисләрне каләмгә генә төшереп бетереп булыр микән?! Казанга пединститутка укырга кергәч, миңа Фоат абыйларда


7 фатирда торырга туры килде. Ул вакытта Нурхәят апа анда тора иде. Аның туганнарыннан да болайрак итеп зурлап хөрмәтләве, тимер юл вокзалына озатып куюы, каршылавы, озаклап Арпаяз авылы, кешеләре турында тәфсилләп сораштыруы бүгенгедәй күз алдымда. Гүрләре иркен, кабер туфраклары җиңел булсын Нурхәят апаның. Фоат абый (1941) - Нурхәят апаның төпчек улы. Ул хезмәт юлын “Әсәнбаш” хуҗалыгында башлый (1955-1957), Арпаяз авылы клубы мөдире вазифасын башкара (1957-1960), ВЛКСМның Кукмара район комитеты инструкторы, Кукмара район мәдәният йортында һәвәскәр театр режиссеры булып эшли (1960-1962). Совет Армиясендә хезмәт итә (1962-1965), Татарстанның Кукмара фирка комитетында инструктор (1965), Кукмара районы мәдәният йорты директоры (1966-1967), ТАССР Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение тапшырулары Комитеты дикторы булып эшли (1967-1974). Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы ассистенты (1974- 1977), татар әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы (1977-1982), КДПИның тарих-филология факультеты деканы урынбасары (1977-1986), шул ук факультетның кафедра доценты (1982-1999), тарих-филология факультеты деканы (1986-1991), КДПУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире (1995-2000), ТДГПУда профессор һәм татар әдәбияты кафедрасы мөдире (2004-2011), КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры (2011дән - хәзергәчә) вазифаларын башкара. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан республикасы Язучылар берлеге рәисе (1999- 2005) һәм 1999, 2004 елларда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. “Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем (1995, 2006) бирелә.Ул Татарстанның Җамал Вәлиди исемендәге, Башкортстанның М.Гафури, Ф.Кәрим премияләре лауреаты, М.А. Шолохов медаленә лаек була. Халыкара төрки академиясе академигы. Фоат абый бүгенге кондә Казанда Фәйрүзә апа белән яши. 2021нче елда үзенең 80 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтте. 2 балалары бар: Әлфия, Фәрит. Әлфия әтисе кебек фән юлын сайлады. Бүгенге көндә Казан Федераль университеты укытучысы, профессор, педагогия фәннәре докторы, әдәби тәнкыйтьче. Улы Айдар гаилә корды, бер егет үстерәләр. Фоат абыйның улы Фәрит хатыны Наилә белән Әминә исемле кыз үстерә, Казанда яшиләр. Фоат абый белән Фәйрүзә апа - минем хөрмәтле авылдашларым, туганнарым. Тормышымны укытучылык һөнәре белән бәйләү нәкъ менә алардан башланды, таләпчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар менә шул елларда ныгыды. Галимулланың олы улы Мәлик Караганда шәһәрендә яшәде. Сугыш башланган елларда 7 яшь тә 6 ай була. Аңа 1946 нчы елда Бөек Ватан сугышы елларындагы лаеклы хезмәте өчен медаль тапшырыла. Аны бүләкләгәндә, урындык өстенә бастырып, күкрәгенә медаль кадап куйгач, халык бик яратып, озаклап кул чаба. Мәлик абый гомере буе Караганда шәһәрендә яшәде.


8 Хәкимулла абый Нократ Аланында Нурхәят апа белән бергә гомер итте. Мин аны таза гәүдәле көрәшче буларак беләм. Шофер булып эшләде. 1960 - 1970нче елларда авылда күп тапкырлар батыр калды. Ул Нократ Аланында вафат булды, Арпаяз авылында җирләнде. Сәмигулланың өченче баласы Габдрахман. Ул 1930 нчы елларда комсомол путевкасы белән Чиләбе трактор заводына төзелешкә эшкә китә. Бер хат та язмый, шуннан юкка чыга. Сәмигулланың дүртенче баласы Дәүләтша (1916 - ?) Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсирлеккә төшкән. Сугыш беткәннән соң Пермь өлкәсендә яшәгән. Шунда Мөсәллимә исемле кызга өйләнгән, ике баласы туган: Назыйра, Мәйләви. Сәмигулла кызы Әсмабикә (1922 - 2008), Пычак җидееллык мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлап, татар теле укытучысы Гөлсем апа Хөсәенова киңәше белән, 1937 елда Арча педучилищесына укырга керә. 1939 елда Иске Йорт авылында укытучылык эшен башлап җибәрә. Аннан соң Адай, Пычак, Кукмара 1нче мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. 1946 елда Казанда Югары партия мәктәбендә укый. 1947 елдан Кукмарада район комитетында эшли башлый. Анда бүлек мөдире була, литератор эшен дә алып бара. 1955-1967 елларда исә Кукмара тегү фабрикасы янында беренче булып оешкан балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкара. Әсмабикә 1949 елның 10 ноябрендә Бәдретдинов Мәхмүт белән гаилә коралар, Кәүсәрия, Зөфәр исемле балалары туа. Мәхмүт абый 1956 елның 3 ноябрендә вафат була. Икенче ире Николай белән 35 ел гомер итеп, Игорь исемле улларын (09.12.1961) үстерәләр. Кобылко Николай Иванович 1956-1973 елларда Кукмара тегү фабрикасында баш инженер булып эшли (“Кукмара тегү фабрикасына - 50 ел” китабында 91нче биттә әйтелә). Әсмабикә апа зыялы, көчле рухлы, туры сүзле, гадел, һәр эшне ахырына җиткерә торган кеше иде. Аның хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнгән. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен, В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан бирелгән медальләре моңа дәлил булып тора. Ул 1973 елда гаиләсе белән Яшел Үзән (Зеленодольск) шәһәренә күченеп китә. Әсмабикә апа 2008 елда вафат булды, Кукмара зиратында җирләнде. Нәсел җепләрен барлап, истәлекләрен язып калдыручы, туганчылыклы, олы йөрәкле апабызның исеме һәрберебезнең күңелендә озак сакланыр. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Әсмабикә апаның кызы Кәүсәрия (1949-2012) гомере буе укытучы булып эшләде. Кукмара кичке мәктәбендә, Кукмараның №3, №4 мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытты, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде, мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. Ире Әхмәтәлим белән өч кыз тәрбияләп үстерделәр: Лилия (19.08.1972), Диләрә (30.12.1974), Динара (29.11.1984). Лилия Айрат белән ике ир бала тәрбияләп үстерделәр: Тимерлан, Тавангар. Мәскәүдә яшиләр. Диләрә белән Рамилнең шулай ук ике баласы бар: Эльвира, Рафаэль. Диләрә Кукмарада яши, район судында эшли.


9 Динара белән Нияз София белән Сәитне тәрбиялиләр. Кукмарада яшиләр. Динара чит телләр укытучысы булып эшли. Кәүсәрия 2012 елның 8 маенда вафат булды, Кукмара зиратында җирләнде. Үз эшенең остасы, тырышлыгы белән бик күп кешеләрнең күңелләрен яулаган Кәүсәрия Мәхмүт кызы һәркемнең хәтерендә озак сакланыр. Оҗмах түрләрендә ятсын. Әсмабикә апаның улы Зөфәр (08.02.1952) Кукмара №2 мәктәбен тәмамлап, 1970-1972 елларда Молдавиядә Совет армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, күптөрле эшләрдә эшли: Зеленодольск шәһәрендәге Серго Орджоникидзе заводында, Казанда, Кукмара №6 тегү фабрикасында, юл төзү оешмасында электрик булып эшләп, Хезмәт ветераны исеменә лаек булды. Хәзер лаеклы ялда - пенсиядә. 1975 елда Иринага өйләнә. Ирина Володин Николай гаиләсендә үсә. Әнисе Александра, әтисе Николай да - танылган шәхесләр. Александра Филиповна Кукмара №6 фабрикада цех начальнигы булып эшләде, күптөрле төзелеш эшләрен оештырды. Николай Павлович сугыштан соңгы чорда прокурор, аннан соң итек фабрикасында хезмәт куйды. Ирина гомере буе Кукмарада гомуми туклану системасында (ресторанда) эшләде, төрле һөнәри конкурсларда катнашып, җиңү яулады, Россия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре исеменә лаек булды. Ике бала тәрбияләп үстерделәр: Тимур (30.11.1976), Йолдыз (07.08.1979). Тимур Кукмара №3 мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Казан Дәүләт университетында бик яхшы укып, аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклый, ике ел университетта тарих фәнен укыта. Хәзерге вакытта “Комсомольская правда” газетасының региональ илчесе (представителе) булып эшли. Лилия исемле кызга өйләнеп, Казанда яшиләр, ике бала үстерәләр: Аделина, Тимерлан. Зөфәрнең кызы Йолдыз №3 мәктәпне тәмамлый, махсус урта, югары белем бирү учреждениеләрендә укып белгечлек ала, бүгенге көндә - сәнгать мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары. Ире Олег белән өч бала тәрбияләп үстерәләр: Валерия, Никита, Софья. Олег Михайлов район судында судья ярдәмчесе булып эшләде, хәзер администратор вазифасын башкара. Әсмабикә апаның төпчек улы Игорь (09.12.1961) Зеленодольск шәһәрендә яши. КАИны кызыл дипломга тәмамлап, диңгез суднолорын төзүне проектлаштыру бүлегендә әйдәп баручы конструктор булып эшләде. Судомоделизм спорты буенча спорт мастеры, күп тапкыр СССР чемпионы, Бөтендөнья беренчелегендә призер исемнәренә лаек булды. Инсульт кичергәннән соң улы Николай тәрбиясендә яши. Сәмигулла бабай - Бурсык-Елга зиратында, ә Бибихәдичә әби 1962 елның көзендә (82 яшьтә) Арпаяз авылы зиратында энесе Габделфатыйх бабам белән янәшә җирләнә. Урыннары җәннәттә булсын.


10 ГАБДЕЛФАТЫЙХ НӘСЕЛЕ Габделфатыйх (1884 - 1953) – Идрис бабамның улы. Исеме яулап алучы, җиңүче мәгънәсен аңлата. Исеменең мәгънәсе дә бабамның характерына туры килә. Габделфатыйх 1884нче елның 24 ноябрендә Идрис гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Ул 1908 нче елның 8 июнендә Сәмигулланың (Бибихәдичәнең ире) сеңлесе Бибинәфисәгә (1889-1936) өйләнә. Ул вакытлардагыча әйтсәк, кыз бирешкәннәр. Бу вакытта кызга - 19, егеткә 24 яшь була. Никахта 100 тәңкә мәһәр бирү килешенә. Бибинәфисә шикәр авыруы белән авырган. Балаларын да бик авырлык белән тапкан. Беренче баласы Әсмабикә бик чибәр, шомырт кара күзле кыз 3-4 яшьләрендә вафат була. Габделфатыйх кызын бик яраткан. Шуңа күрә, аның истәлеге итеп, Бибихәдичәдән кыз бала туса, Әсмабикә исемен кушуын үтенә. Шулай итеп, Бибихәдичә кызына исем кушкан булса да, Әкълимә исемен Әсмабикә итеп үзгәртә. Гөлбикә исемле кызлары 13.10.1913-29.12.1914нче елларда яшәп вафат булган. 1936 елның көзендә, 4 баласын, Габделхак, Мөхәммәтҗан, Саимә, Габделрәфыйкны калдырып, Бибинәфисә әбием 47 яшендә үлеп китә. Ул Арпаяз авылы зиратында җирләнә. Авыр туфрагы җиңел булсын әбиемнең! Габделфатыйх бабам ислам динен бик яхшы белгән, озак еллар авылда муллалык вазыйфасын башкарган. Әсмабикә апа район комитетында эшләгән чордагы бер вакыйганы искә төшерә: - Исәнме, Габделфатыйх абый, ни эшләр бетереп йөрисең? - дим. - Менә военкоматка килдем, чакырдылар. - Ни өчен? - Кемдер, военкоматка килеп, миннән зарланган. Имеш, без, авыл картлары, уттай урак өстендә җыелып, эш калдырып, намаз укып ятабыз. Без бит эш ташлап түгел, эштән соң укыйбыз. Һәр намаз азагында иптәш Сталинга саулык-сәламәтлек теләп, Совет Армиясенең дошманнарны җиңеп, илне азат итүләрен, солдатларның исән-сау туган илләренә әйләнеп кайтуларын сорап дога кылабыз, - дидем. Военкомат эшчеләре, күзләреннән яшь чыкканчы рәхәтләнеп көлделәр дә: “Бар, бабай, авылыңа кайт та башың ярылганчы укы, теләкләреңне телә!” - дип чыгарып җибәрделәр, ди. Әнием Шәмсебануның да бу вакыйганы сөйләгәне хәтердә. “Киптереп алып киткән сохариларын сөенәсөенә балаларга таратты. Ашагыз, оланнар, исән-сау кайтырга насыйп булды бит, дип, сөенеченнән елап та алды,” - диде. Габделфатыйх бабам 1953 нче елда 69 яшьтә гүр иясе булган, Арпаяз авылы зиратында җирләнгән. Авыр туфрагы җиңел булсын бабамның. Габделфатыйх балалары, оныклары Габделфатыйх улы Габделхак (30.09.1910 – 04.05.1981) Арпаяздан Сәмигулла кызы Шәмсебануга (17.01.1913 – 01.02.1992) өйләнә. Тырыш, уңган, ачык йөзле Шәмсебану Габделфатыйх йортына бәрәкәт алып килә: яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы шаулап үсә, мал-туар артканнан-арта. Туганнары да “якынабыстай” дип өзелеп торалар. Әнием биатасы Габделфатыйх бабам белән киңәшләшеп, бер-берсен хөрмәт итешеп яшиләр, балаларны үстерәләр. Әтием Габделхак сугышта вакытта, пар ат шикелле җигелеп, хуҗалыкны алып баралар. Бер-бер артлы Камәрбану апам, Заһит, Мөхәммәтҗан, Миннәхмәт,


11 Вакыйф, Нәфыйк абыйларым туа. Вакыйф, Нәфыйк яшьтән вафат була. 1956 елда, монда мин дә бар әле дигәндәй, төпчек бала булып, мин дә (Мирзәхмәт) дөньяга аваз салганмын. Әнием Шәмсебану яшьлек чорында атлы эштә эшләгән. Озак еллар Арпаяз башлангыч мәктәбендә техник хезмәткәр булды: көндез идәнен юды, төнлә мичкә якты, укучыларга кайнар чәй эчерде. Әтием кайтуына самавыры кайнап торды, кайнар ризыгы өстәлдә була торган иде. Бер-берсенә карт-карчык дип кенә эндәшәләр иде. Әтием Габделхак егет вакытта ике еллап Екатеринбургта абыйсы Габделганидә кибеттә эшли. 1930нчы еллардагы болгавыр заманнар башлангач, авылга кире әйләнеп кайта. Ул фин сугышында катнаша. Аннан кайтуга Бөек Ватан сугышы башлана. Фәләхов Нургаян абый завсклад булып эшли торган була. Аны сугышка алалар. Ул: “Менә, Габделхак, колхоз амбарлары ачкычын сиңа тапшырам,” - ди. Әтигә дә завсклад булып озак эшләргә туры килми. 1941нче елның 12 нче августында аны сугышка алалар. Әтием Сәмигулла Галимулласы, Гайфи Нуриәхмәте (1913 - 1941) белән бергә сугышка китә. Нуриәхмәт Гайшә апаның беренче ире. Туганнары аларны зиратка кадәр озата баралар. Бу турыда Фоат Галимуллин ”Безнең мирас” журналында “Әткәм сурәте”(2015, №2) язмасында искә ала. Бу мәкаләсен Гайшә апа сөйләгәннәреннән чыгып яза. Әтием ачкычларын сеңлесе Саймә апага тапшыра. Әти, фильтрация лагерьларын үтеп, 1947 нче елны гына туган авылга аяк баса. 9 ел вакыт узып та киткән. Әни белән Габделфатыйх бабам әти кайтканчы 4 баланы: Саймә, Габделрәфыйк, Камәрбану, Заһитне бергәләп тәрбиялиләр. Әтием гомере буе колхозда ат җикте, бригадир ярдәмчесе булып эшләде. 1973 елда “Социалистик Татарстан” газетасының 24 январь санында Габдулла абый Бәдретдинов белән әтием Габделхак Идрисовның бергә төшкән фоторәсеме басыла. Аның астына “Габделхак Идрисов - “Әсәнбаш” колхозының халык контроле группасы члены” дип язылган була. Бу рәсем Әсмабикә апада саклана. Әтиемнең рәсеме колхозның Мактау тактасына да куела. 1960 елның 20 июнендә районда чыга торган “Коммунизм таңы” газетасында Ф.Галимуллинның Габделхак Идрисов гаиләсе турында “Тырыш семья” мәкаләсе дә басылып чыга. Әтием кырыс, таләпчән, хезмәт яратуы белән һәрберебезгә үрнәк ата иде. Эчмәде, тартмады, тавыш күтәрмәде, күз карашы белән генә тәрбияләде. Әнине бик яратты, хөрмәт итте. Белемле булуы белән башкалардан аерылып торды: гарәпчә укый-яза белде, латин, кириллица графикасын да яхшы үзләштергән иде. Биш вакыт намазын калдырмады, шактый еллар Арпаязда муллалык вазифасын башкарды. Әтием табигатьнең иң матур чагында – 1981 елның май аенда - 71 яшендә озак авырудан соң вафат булды. Аны озатырга Шәмсехәят апа белән Әсмабикә апа да килгәннәр иде. “Без соңга кала яздык. Абыебызның үле гәүдәсен зиратта гына күреп калдык. Аны юып, кәфенләп гүргә озатуны башлап йөрүче Гыйният абый йөзен ачып күрсәтте. Урының мәңге оҗмахта булсын, Габделхак абый, дөнья сиңа ак йөзен бик аз күрсәтте,” - дип язып калдырган Әсма апа үзенең истәлекләрендә. “Шәмсебану, күзе сукырайгач, Үрәсбашта торды. Бер күрешкәндә: “Өем җылы, тамагым сыйлы, урын-җирем чиста, йомшак, Венера белән Мирзәхмәткә рәхмәтем зур, дип мактап сөйләде якынабыстай,” - дип, әни турында да искә ала. Әнием 1992 елның 1 февралендә вафат булды. Белово


12 шәһәреннән Мөхәммәтҗан абый да кайткан иде. Ул аның баш очында утырганда җан бирде бәгырькәем. Мин төпчек бала булгангамы, әниемнең үлемен бик авыр кичердем. Әтием дә, әнием дә Арпаяз зиратында җирләнделәр, авыр туфраклары җиңел булсын, безгә хәер-догаларын куйсыннар. Камәрбану апам (1936) – гаиләдә иң зурысы, бердәнбер кыз бала булгангадыр, минем өчен икенче әнием булды. Ул үзенең төпле киңәшләре белән миңа тормышта үз юлымны табарга ярдәм итте. Нургаянов Тимергали җизни белән 53 ел гомер кичереп, безгә, балаларына үрнәк булдылар. Апа нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкарды: 14 яшеннән 8 ел бригадир ярдәмчесе, завсклад булды, сыер сауды, кул эшләрен дә коеп куя иде. Базарда сату итте, Фидариска дип яңа йорт җиткерделәр. Апам бүгенге көндә безнең әти-әни нигезендә җиткергән йортта гомер кичерә. Җизни дә озак еллар алдынгы механизатор булып эшләде, колхозның ревкомиссиясен җитәкләде. Төрле елларда алган медальләре, күкрәк билгесе, грамоталары, кыйммәтле бүләкләре – аның тырыш хезмәт җимешләре. Тимергали җизни 2011 елда 77 яшендә вафат булды. Апа белән җизни җиде балага - Фидария, Гүзәлия, Ифтария, Азат, Айрат, Фидарис, Рамиска гомер бирделәр. Фидария (1959) Арпаяз авылында эшчән, йорт җанлы Нуретдин Габделганиевка тормышка чыкты. Берсеннән-берсе уңган, тырыш балаларының уңышларына куанып, матур гомер кичерәләр. Диләрә - медицина, Рәзилә - педагогия, Рәзил төзү юнәлешендә эшлиләр, Казанда яшиләр. Рәзилә, Рөстәм исемле егеткә кияүгә чыгып, Раяз исемле егет үстерәләр. Кызганыч, чибәр, тере, җыр сөючән кызлары Әлфиянең генә гомере иртә киселде: җиде яшьләр тирәсендә вафат булды. Оҗмах кошы булсын, бәгырькәем. Гүзәлия (1961) Арча педагогия училищесын Кызыл дипломга тәмамалады. Казан дәүләт педагогия институтының физика – математика бүлегендә укыды. 31 ел дәвамында Купка, Арпаяз, Адай авылларында балаларга белем һәм тәрбия бирде. Эзләнүчән, тынгысыз, яңалыкка омтылучан, таләпчән сеңлебезне һәркайда хөрмәт белән искә алалар. Бүгенге көндә Арпаяз авылы тарихы, мәктәп тарихы буенча материаллар туплый, газетага мәкаләләр юллый. Нәселебез шәҗәрәсен төзеп, зур, игелекле эш башкарды. 1985 елда, үзе кебек тырыш Адай егете Равил Гомәровка кияүгә чыгып, ике кыз үстерделәр: Роза белән Гөлия. Сеңлемнең кызлары да әниләре юлын сайладылар - укытучы булдылар. Роза Зур Сәрдек гимназиясендә математика һәм информатика укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары. Гөлия Кукмарада балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Икесе дә тормышка чыгып (ирләре - Зөлфәт, Ленар), балалар алып кайтып, яңа йорт җиткереп, барыбызны куандырып, матур итеп яшиләр. Розаның - Гадел, Алия, ә Гөлиянең Данил, Ильмир исемле балалары үсеп килә. Ифтария (1965) кечкенәдән үк эшне яратты. Төрле завод – фабрикаларда эшләде, апа белән җизнинең төп таянычы булды. Без нинди генә авыр эш башкарсак та, ул безнең янда иде. Кенәбаш егете Гафур Вәлиуллин белән гаилә кордылар. Габделхак әти белән Гафурның әнисе Рашидә кодагый өченче буын туганнар. Кукмарада тырышып йорт салдылар. Кызлары Лилия дә чибәр, акыллы булып үсте, Казан медицина училищесын тәмамлады, Казанда


13 медсестра булып эшли башлады. Лилия Урта Өшен егете Рөстәмгә тормышка чыкты, никах туен үткәрделәр, Раян исемле уллары туды. Биектауда яшиләр. Яшьләрнең бәхетләре булсын! Азат, Айрат (1968) – игезәк энекәшләр, 40 көн яшәп, бу дөньядан китеп бардылар. Оҗмах кошлары булсыннар, балакайларым. Фидарис (1970 - 2014) энем бик туганчылыклы, кызу җанлы, хезмәт яратучан ир иде. Яшьтән үк җизни янында кайнашкангадыр, техниканы бик яратты. Армиядән кайткач, шофер булып эшләде. Безнең өй нигезенә йорт салды. Пычак авылы кызы Ләйләгә өйләнеп, Фирдүс исемле уллары туды. Фирдүс Манзарас урта мәктәбен “Укуда аерым уңышлары өчен” медаленә тәмамлап, Казан медицина институтына укырга керде. Фидарис энемнең генә гомере кыска булды: 2014 елда 44 яшендә вафат булды, Арпаяз авылы зиратына җирләнде. Ярдәмчел, йомшак күңелле энемнең авыр туфрагы җиңел, гүрләре якты булсын. Рамис (1975) энем шулай ук эшчән, тырыш, максатчан булуы белән безне шатландыра. Армиядән кайткач, шофер булып эшләде. Зиннур абыйның (Шәйхетдинов) кызы Гөлназга өйләнеп, ике кыз үстерәләр: Алинә (2004), Зәлинә (2009). Рамис энем тормышта үз урынын тапты, җир эше белән шөгыльләнә, мул тормышта яшиләр. Гөлназ Пычак урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Алинә - Казанда, Зәлинә Пычак урта мәктәбендә белем алалар. Габделхак улы Заһит (27.01.1940 – 30.11.1978), сугыш алды еллары баласы буларак, ачлыгын да күргән, көтүен дә көткән. Соңыннан Якутиядә эшләде, Байлангар кызы Мәдинәгә өйләнде. Бик чибәр, куе кара чәчле, таза, эшчән, көр тавышлы абыемның гомере кыска булды. 1978 елда 38 яшендә вафат булып, Арпаяз авылы зиратында җирләнде. Риза - бәхил, авыр туфрагы җиңел булсын. Мөхәммәтҗан абыем (02.03.1948 – 24.12.2008) колхозда тракторист, шофер булып эшләде. Озын буйлы, җитез, көдрә чәчле, көләч йөзле булып күз алдымда тора. Лубяннан Илсөяр исемле кызга өйләнде, Миләүшә исемле кызлары туды. Илсөяр Лубянда яши. Кызы Миләүшә, Айдар белән гаилә корып, Казанда яшиләр, ике малай үстерәләр: Арслан, Кәрим. Абыем 1968 елда Арпаяз авылы кызы Мөршидәгә (01.03.1949 елда туган) өйләнеп, авылда яшәделәр, соңыннан Казахстанда киттеләр. Шунда 1975 елның 22 апрелендә Рөстәм исемле уллары туды. Күпмедер вакыт узгач, Кемеровоның Белово шәһәренә китеп урнаштылар. Абый автобуста шофер, туган апа иминият бүлеге белгече булып эшләделәр. Мөршидә апа вафат булганнан соң, абыем 1989 елда Гөлүсә апага (07.07.1953 елда туган) өйләнеп, 2008 елга кадәр матур гомер иттеләр. Рөстәм 1997 елда авылдаш, абыйның яшьтәше Садретдин абыйның кызы Гөлнарага өйләнде, Арпаяз авылында туйларын уздырдылар. Рөстәм Белово шәһәрендә тимер юлда машинист булып эшли. Ринат (29.07.1998) исемле егетләре Кемерово шәһәрендә мәдәният институтын тәмамлады. Абыем сонгы елларны бик авырды, Гөлүсә апа тәрбиясендә яшәп, 2008 елның декабрендә вафат булды. Озатырга барып җитә алмадым, өчесенә, җидесенә Коръән ашларын уздырып кайттым. Мөршидә апа да (14.07.1989),


14 Мөхәммәтҗан абыем да (24.12.2008) Кемеровоның Белово шәһәре зиратында җирләнделәр. Авыр туфракларыгыз җиңел булсын, туганнарым. Миннәхмәт абыем (20.03.1951 – 26.08.1999), миннән өлкәне булгангамы, бик якын иде. Ухалла белән печән ташысак та, су коенырга барасы булса да, мин аннан калмадым. Кечкенә буйлы, чибәр, тырыш абыем Кукмара №1 мәктәбен тәмамлады. Бик көчле математик иде. Бик авырлык белән генә армиягә китте. Авырлыгы җитмәгәч, гел борып кайтаралар иде. Армия хезмәтеннән соң Чаллы төзелешенә юл алды. Сарман ягыннан Вәзилә исемле кызга өйләнеп, гаилә корды: Ренат, Илшат исемле балалары туды. Ренат алты яшендә вафат булды, Сарман якларында җирләнде. 1994нче елда Илшат Света белән гаилә корды, Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, ике балалары бар: Алена (1995), Денис (1996). Алена өч бала үстерә: Маша, Саша, Леша. Миннәхмәт абыем гел безгә, авылдагы туганнарга кайтып йөрде, бик туганчылыклы иде. Аз сөйләшүчән, китап укырга яратуы белән аерылып торды. Гомере кыска булды, 48 яшендә вафат булды. 1999 нче елның августында, Яр Чаллыдан автобус белән (Нуретдин автобусы) алып кайтып, туган авыл зиратында җирләдек. Абыемның хатыны Вәзилә апа яшьтән үк авырды, авыруына дәва таба алмады. Вафат булуын да безгә әйтмәделәр, Сарман районы Катан Каран авылында Ренат улы янына җирләнде. Мин, Мирзәхмәт (1956), төпчек бала булгангадыр, күбрәк әнием янында кайный идем. Арпаяз, Пычак мәктәпләрендә, Лубян урман хуҗалыгы техникумында, Казан дәүләт педагогия институтында белем алдым. Иркутск тайгаларында эшләп, шуннан армиягә киттем. 1977 елда, армия хезмәтеннән соң, Үрәсбаш урта мәктәбендә укытучы, завуч, Кукмара районы мәгариф бүлегендә инспектор, “Хезмәт даны” газетасында баш редактор, Кукмара №1 гимназиясендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. 1980 елда Венера белән гаилә корып, ике кыз үстердек: Алсу, Гөлназ. Алар - безнең өметебез, таянычыбыз. Икесе дә югары белем алдылар. Алсу - районның “Хезмәт даны” газетасында журналист, Гөлназ бухгалтер булып эшли. Алсу 2017 елда Кукмарадан Фаил исемле егеткә тормышка чыкты. 2018 елда оныгыбыз, олы куанычыбыз Кәрим туды. Әтиемнең энесе Мөхәммәтҗан абый (1923-1943), үсеп, мыек та чыгып өлгермәгән көе, сугышка китә. Ул Украинаны азат иткәндә һәлак була. Донбасс өлкәсе Белозерск районы Славянка авылында җирләнгән. Сержант. Бу турыда ”Хәтер китабы“ның 512 нче битендә әйтелә. Габделфатыйх кызы Саимә (1926 - 2008), әти-әни һәм Габделфатыйх бабай тәрбиясендә үсеп, буйга җитә. Сугыш чорында колхозда склад мөдире булып эшли, сугыштан яраланып кайткан Галиев Гариф абыйга кияүгә чыга. Гариф җизнинең сугыштан кайтуын Фоат Галимуллин “Бәләкәй Фоат” мәкаләсендә бик матур итеп күз алдына китерә. “Озак та тормыйча, икенче күршебез Миңсылу тәтәләргә дә бер солдат кайтты. Анысының кулы ак чүпрәккә төрелгән, аны муенына шундый ук төсле тасма белән асып куйган. Гариф исемле икән. Миңсылу тәтә безгә кардәш тиешле. Ул безгә еш кына кереп-чыгып йөри иде, без дә аның өендә булгалыйбыз. Гариф абыйны малай чагында ук әнисе ташлап киткән. Аны шушы Миңсылу тәтә тәрбияләп


15 үстергән. Гариф абый аны әниседәй якын күрде, Май тәтә, дип эндәшә иде.”Гаиләдә 6 бала дөньяга килә: Сания, Мөхәммәтхарис, Фаиз, Рафис, Дания, Саҗидә. Саимә апа колхозда атлар карады, мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Сания апа (1948), кияүгә чыкканчы, Арпаязда завсклад булып эшләде. Ул Әсән-Елга егете Дамирга кияүгә чыкты, кибетче булып эшләде, яңа йорт җиткерделәр. Өч балалары - Илдар, Зөлфия, Илнар дөньяга килделәр. Илдар (1972 - 2022), Сәвия исемле кызга өйләнеп, Озерная совхозында, барлык туганнар катнашында, матур туй үткәрделәр, Илназ исемле егет тәрбияләп үстерделәр. Илназ Арина белән гаилә корды, 2020 елда Данил исемле уллары туды. Илдар 2022 елның 17 ноябрендә арабыздан китеп барды, Әсән-Елга (Көек) зиратында җирләнде. Урыны җәннәттә булсын. Зөлфия Алабуга шәһәрендә Ринат исемле егеткә кияүгә чыкты.Уңган, тырыш гаиләдә Зөлфия белән Ринат өч егет үстерделәр: Шамил, Камил, Наил. Шамил, Алия белән кушылып, Казанда яшиләр, ике балалары бар: Кәрим, Ләйлә. Камил әти-әнисе юлыннан китте: төзелеш эшендә эшли. Илнар Рузилә белән Казанда яши. Зәринә исемле кыз үстерәләр. Илнар - шофер, Рузилә мәктәптә технология укытучысы булып эшли. Бик матур пар, бәхетле булсыннар. Дамир җизни үлгәч, Сания апа аның абыйсы Рафиска кияүгә чыкты. Хәзер җизни белән Казан шәһәре янындагы Озерная бистәсендә яшиләр, йорт җиткереп, балаларны аякка бастырдылар. Әлфия исемле төпчек кызларының уллары Адель белән Русланны үстерергә булышалар. Әлфия Казанда салым инспекциясе белгече булып эшли. Сания апа пенсиягә чыкканчы кибетче булып эшләде. Җизни совхозда хезмәт куйды. Нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткерә торган кеше буларак беләм. Бүгенге көндә хуҗалыгында умартачылык һәм чәчәк үстерү белән шөгыльләнә. Сания апа белән җизнине һәрберебез кайгыртучан, туганчылыклы, тырыш пар буларак хөрмәт итәбез. Мөхәммәтхарис (1952 - 2010) - Саимә апаның икенче баласы. Гөлнур белән Нократ Аланы (халык телендә Пүләнкә) шәһәрендә бик кешелекле, кунакчыл, олы җанлы Гамбәр кодагый белән бергә яшәделәр. Кодагый вафат булды, Урта Өшен авылында җирләнде. Ике бала тәрбияләп үстерделәр: Эльвира (ире – Рөстәм, балалары- Руслан, Камилла, Камил), Марат (хатыны – Вера, малайлары - Дамир). Мөхәммәтхарис абый 2010 нчы, кызы Эльвира 2022нче елда вафат булып, Арпаяз авылында җирләнделәр, оҗмах түрләрендә булсыннар. Фаиз (1955) –өченче бала. Фәридә исемле кызга өйләнеп, Пугачев шәһәрендә яшиләр. Ике балалары бар: Илнар, Рамил. Рамил Руслан исемле егет үстерә. Фәридә 2021 елда вафат булды, яшәгән шәһәрендә җирләнде. Улы Илнар да вафат. Рафис (1959 - 2023) – гаиләдә дүртенче бала. Рафис төп йортта Рашидә белән яши. Әниләре Саимә апаны тәрбияләделәр, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Саимә апа да, Гариф җизни дә кече күңелле, туганчыл кешеләр булдылар. Абыемнарның да, минем дә яшьлек еллары шунда узды. Рафис энемнең дә гомере кыска булды. 2023 елның 13 нче январенда арабыздан китте.


16 Барлык балалары, туганнары, хезмәттәшләре Рафис энемне зурлап җирләделәр. Саимә апаның, Гариф җизнинең, Рафис энемнең урыннары җәннәт түрләрендә булсыннар, риза- бәхил булып ятсыннар! Рафис белән Рашидәнең малайлары: Ришат, Рәдиф. Ришат 2012 елдан Язилә белән Алабуга шәһәрендә яшиләр, өч кызлары бар: Азалия, Инзилә, Әмилә. Азалия 3 сыйныфта укый. Инзилә 14нче балалар бакчасына йөри. Әмиләгә 1 яшь тулды. Ришат Алабугада полиция участогында эшли, майор. Рәдиф, 2017 елда Альбина исемле кызга өйләнеп, Кукмарада яшәп, ике кыз үстерәләр: Әминә, Мәдинә. Икесе дә “Йолдызлык” балалар бакчасына йөриләр. Рәдиф шулай ук бик тырыш, Кукмарада сатучы-консультант булып эшли, төп йортка кайтып, әти- әниләренә ярдәм итеп торалар. Саимә апаның Дания исемле кызы (кечкенә чакта ук) 1964 елда вафат булды. Төпчек кызлары Саҗидә (1966), Арпаяз егете Рафис Минһаҗевка кияүгә чыгып, Илшат исемле уллары туды. Рафис үлгәч, аның абыйсы Фәриткә кияүгә чыкты. Хәзерге вакытта алтын куллы Фәрит белән гомер итәләр, ике балалары туды: Илназ, Гөлшат. 8 Мартка ләлә чәчәкләре үстереп, Казан, якын – тирә шәһәр, районнарда саталар. Илшат төп йортта Зөлфирә белән бик матур кызлар үстерәләр: Илүзә, Зөһрә. Илназ Ләйсән белән Казанда яшиләр, сөеп туймаслык ике балалары бар: Ясминә, Инсаф. Гөлшат институтны тәмамлагач, Мөслим егете Марска кияүгә чыкты. Яңа йортта өй туйларын, бөтен туганнар катнашында, бик матур итеп үткәрделәр. Гөлшат белән Марс ике бала үстерәләр: Камилә, Кәрим. Камилә быел мәктәпкә керде, Кәрим балалар бакчасына йөри. Исән - сау булсыннар. Габделфатыйхның төпчеге Габделрәфыйк (1930 - 2020) әтисе Габделфатыйх, абыйсы Габделхак гаиләсендә үсә. Армия сафларына алына. Армиядән кайткач, Пермь якларына вербовка белән эшкә китә. Шунда Актаныш кызы Дүсә апа белән таныша. 1956 нчы елда Дүсә апага өйләнеп, Актанышка китә. Балалары: Габделнәфыйк (1957-1962), Зөфәрҗан, Рәхимҗан, Дәнифә, Зәһинә, Рамилә. Җырларда җырланганча, Актаныш табигатьнең иң матур җиренә утырган: Агыйдел буйлары, җәелеп киткән басу-кырлар, уңдырышлы кара туфрак... Без кечкенә чагыбыздан ук ике елга бер су юлы белән кунакка бардык. Нократ Аланыннан Соколкага, аннан Әҗәкүлгә, ике тәүлек дигәндә Актанышка аяк баса торган идек. Габделрәфыйк абыйның яшел үлән белән түшәлгән ат арбасына утырып, сөйләшә-сөйләшә, Яңа Җияшкә кайтып җиткәнебезне сизми дә кала идек. Бу көннәр артта, сагынып сөйләргә генә калды... Габделрәфыйк абый 2020 елның 21 мартында 90 яшькә санаулы көннәр калганда вафат булды. Сания апа, Саҗидә, Фәрит озатырга бардык. Туган апабызга, Юлиягә бик зур рәхмәт, яшь баладай карадылар. Барлык балалары, оныклары, туганнары зурлап абыемны соңгы юлга озаттылар. Яңа Җияш


17 зиратында җирләнде. Авыр туфрагы җиңел булсын, балаларына, барлык туганнарына хәер-догасын калдырсын. Уллары Габделнәфыйк (1957 - 1962) кыска гомерле булды. 5 яшьтә гомере өзелде. Өйләре каршындагы Яңа Җияш зиратында җирләнде. Оҗмах кошы булсын, бәгырькәем. Зөфәрҗан (1960) авылда акыллы, олы җанлы, киң күңелле Юлия белән 1985 елда гаилә кордылар, ике ул үстерделәр: Радик, Данил. Радик, Гөлзинә белән 2009 елда өйләнешеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, өч егет тәрбиялиләр: Аяз, Нияз, Рүзәл. Аяз - 6нчы, Нияз 5нче сыйныфта укыйлар. Рүзәлгә исә 1 яшь тә 6 ай, әнисе янында. Данил туган авылында калды. Колхозда эретеп ябыштыручы булып эшли. 2014 елда күрше авылы кызы Зиләгә өйләнеп, яңа йорт салып, башка чыктылар. Балалары Әминә белән Адель үсә. Әминә быел 1 класста укыса, Адель балалар бакчасына йөри. Төп йортта Зөфәрҗан белән Юлия килгән һәркемне матур итеп каршылый, матур итеп озата беләләр, туган апаны хөрмәтләп яшиләр. Ходай озын гомер бирсен аларга. Габделрәфыйк абыйның өченче улы Рәхимҗан (1963), 1999нчы елда Диләрә белән өйләнешеп, Яңа Җияштә яшиләр. Өч балалары бар: Рөстәм, Айгөл, Алия. Олы улы Рөстәм, Айсылу исемле кызга өйләнеп, Әлем авылында яшиләр, ике малай үстерәләр. Самат 1нче сыйныфта укыса, Солтан балалар бакчасына йөри. Кызлары Айгөл, 2013нче елда Ирек исемле егеткә кияүгә чыгып, Уфа шәһәрендә яшиләр, ике кыз үстерәләр. Эмилия 3 сыйныфта укый, Альфира балалар бакчасына йөри. Алия исемле кызлары 2018 елда Линир исемле егеткә кияүгә чыкты, игезәк малайлар үстерәләр: Ислам, Рамазан. Икесе дә балалар бакчасына йөриләр. Сургут шәһәрендә яшиләр. Габделрәфыйк абыйның кызы Дәнифә (1965) 1995 елдан Салават белән Иске Богады авылында яшиләр, терлекчелектә эшләделәр, өч балалары бар: Роберт, Лилия, Булат. Роберт Актанышта яши, полиция начальнигы урынбасары, хатыны Ләйсән - укытучы. Кызлары Таңсылу 2 класста укыса, уллары Ригель балалар бакчасына йөри. Дәнифәнең кызы Лилия Актанышта яши, бер ул үстерә. Камил бүгенге көндә 3 нче сыйныфта укый. Булат Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗда эшли. Габделрәфыйк абыйның икенче кызы Зәһинә (1969), Рәүф белән 1999 елда өйләнешеп, Иске Богады авылында яшиләр. Өч балалары бар: Илназ, Ләйсән, Ләйлә. Илназ, 2020 нче елда Эльвирага өйләнеп, яңа йорт җиткереп, Иске Богадыда төпләнделәр. Илназ - баш мал табибы, Эльвира фермер буларак, халыкның хөрмәтен тоеп яшиләр.


18 Ләйсән, 2011нче елда Фәндәс исемле егеткә кияүгә чыгып, Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, 3 бала үстерәләр.Уллары Ильяз 1нче сыйныфта укый, Рияз балалар бакчасына йөри, Фаязга әле 1 яшь тулды. Зәһинәнең төпчек кызы Ләйлә 2021нче елда Айнурга кияүгә чыкты, Сәфәр дигән авылда яшиләр, 4 айлык Альмир исемле уллары бар. Кияү Рәүф алтын куллы булуы белән аерылып тора: яңа йорт җиткерде, каралты- куралар төзеде. Барлык туганнар да аның ярдәмен тоеп яши. Габделрәфыйк абыйның төпчек кызы Рамилә (1975), Илшат белән 1996 нчы елда өйләнешеп, Актанышта яшиләр, яңа йорт салып керделәр. Илфат исемле уллары бар. Бүгенге көндә ул - “Остаз” кибетендә сатучы-консультант. Илшат каты авырудан соң 2021 нче елда вафат булды, туган авылында җирләнде. Урыны оҗмахта булсын. Менә шулай, бабамнар эзеннән китеп, бүгенге көннәргә килеп җиттек. Шунысы куандыра: һәрбер туганыбыз үз юлын тапкан, гаилә корган, нәселебезне дәвам итә. Җырларда җырланганча, туганлыгыбыз югалмасын, бер-беребезне белеп, күрешеп яшәсәк иде. Туган гына аңлый сине, Туган керә хәлеңә, Борчу килсә, ул көенә, Шатлыгыңа сөенә. Ялгышыңны гафу итә: Җан тартмаса, кан тарта. Бер җылы сүзе туганның Бар кайгыны тарата. Мин бәхетле, мең-мең шөкер Туганнарым булганга. Яшәвем дә, яшьнәвем дә Бары алар булганда. P.S. Әни әйтә: “Мирзәхмәт безнең бәхеткә туган баладыр ул,” - ди. Безнең барлык туганнарны бер йодрыкка туплап, һәрберебезгә яхшылык теләп яшәүче, кайгыртучан, киң күңелле АБАЙ ул! Элек Арпаязда абыйны “АБАЙ” дип әйтәләр иде. Абый белән Розага бу истәлекле китапны тырышып чыгарулары өчен барыбыздан да бик зур рәхмәт. Барлык туганнарга да бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, тыныч күк йөзләре телим. Гүзәлия, Адай Ничәмә-ничә буын әби-бабайларны берләштереп, аларның тормышын язып чыгару – үзе бер батырлык, зур хезмәт. Бу язма-истәлек киләчәк буыннарга да олы бер ядкарь булачак. Зәһинә, Актаныш “Бабамнар эзеннән...” – күп тарихи мәгълүмат җыентыгы. Безгә, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз өчен бу зур хәзинә чыганагы. Һәр гаилә әнә шулай


19 үз шәҗәрәсен, тарихын туплап барса, нәсел йомгагы чуалмас, инде тарих булып кына калган үткәннәребез онытылмас. Саҗидә, Арпаяз Язма-истәлекне һәм шәҗәрәне карап чыккач, шундый сөендем. Минем никадәр туганнарым бар икән!? Мин аларның яртысын да белмәгәнмен, фотоларын күргәч, үзләрен күргән кебек булдым. Әлфия, Казан Идрис гаиләләре белән бәйле тарихи язма кулыма килеп кергәч, йотлыгып укыдым. Бу хезмәткә өлкәннәр дә, яшьләр дә зур рәхмәтле, чөнки ул барлык туганнарга да хөрмәт белән язылган. Моны укыган һәр кешедә туганнарын тирәнрәк белү теләге тугандыр. Гөлүсә, Белово Гаиләләр тарихын укып чыктым. Бик кызыклы, җанлы итеп язылган, фотолар да матур. Зөлфия, Алабуга Күптөрле тарихны өйрәндек, ләкин үз нәселеңнең тарихы үзгәрәк икән. Аны укыган саен укыйсы килә. Язма бик кызыклы, мәгънәле, фактларга бик бай. Фоторәсемнәр дә урынлы, язманы тулыландыра. Гөлназ, Арпаяз Шәҗәрә төзү, мирас турында китап язу – фактларны җентекләп тикшерүне, мәгълүмат эзли, анализлый алуны таләп итә торган авыр хезмәт. Моны без бу язманы укыгач, фоторәсемнәрне карагач белдек. Алинә, Арпаяз Нәселебез турында белгәннәрне үзебездән соң киләчәк буынга тапшырып калдыру зарур. Идрис нәселе белән бәйле гаиләләр тарихы әнә шундый максаттан чыгып башкарылган. Бу эш уңышлы башкарылган, текст өлеше, фотоматериаллар буыннар чылбырын бөтен барлыгы белән күз алдына китереп бастыра. Диләрә, Казан Кулымда әниемнең әнисе (әбием Камәрбану) ягыннан нәсел – ыру тарихы. Күпме язмыш... Әлеге язманы укып, әбием ягыннан нәселемнең никадәр зур булуы белән горурландым. Алга таба да нәсел агачыбыз чәчәк атсын, туганлык җепләре өзелмәсен иде. Рәзилә, Казан Бер тамчы суда кояш чагыла, дигән сүз бар. Беренче карашка бу китапта да бер нәсел-нәсәбнең генә тарихы чагылдырыла кебек. Әмма, төптән уйлап карасаң, ул күпмедер дәрәҗәдә халкыбыз үткән юлның шактый гыйбрәтле чорлары хакында да күп кенә мәгълүмат бирә. Аның белән танышкач, никадәр затлы, эшчән, талантлы, яхшы күңелле затлар турында сүз алып барылуын ачык итеп күз алдына китерәсең. Чөнки бу нәсел дә, халкыбызга гомумән хас булганча, кеше дигән бөек затның иң матур сыйфатларын үзенә туплаган икән дигән тәэсир кала. Сүз дә юк, бу зәвык белән эшләнгән китап, моннан соң килгән буыннар өчен дә горурланырлык чыганак булып, гасырлар түренә үтәр. Әлфия Галимуллина, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы


20 Габделфатыйх - Бибинәфисә балалары Уллары Габделхак Уллары Мөхәммәтҗан Кызлары Саимә Уллары Габделрафыйк


21 Габделфатыйх улы Габделхак нәселе Габделхак – Шәмсебану гаиләсе Уллары Мирзәхмәт Кызлары Камәрбану Габделхак – Шәмсебану Уллары Заһит Уллары Мөхәммәтҗан Уллары Миннәхмәт


22 Камәрбану – Тимергали гаиләсе Тимергали - Камәрбану Кызлары Фидария Кызлары Гүзәлия Кызлары Ифтария Уллары Фидарис Уллары Рамис


23 Мирзәхмәт – Венера гаиләсе Мирзәхмәт - Венера Кызлары Гөлназ Кызлары Алсу, кияүләре Фаил Оныклары Кәрим


24 Мөхәммәтҗан гаиләсе Мөхәммәтҗан – Мөршидә, уллары Рөстәм Гөлүсәнең малае Сергей гаиләсе Рөстәм – Гөлнара, уллары Ринат Мөхәммәтҗан – Гөлүсә


25 Миннәхмәт - Вәзилә гаиләсе Заһит гаиләсе Миннәхмәт – Вәзилә, уллары Ильшат, Ринат Заһит - Мәдинә


26 Фидария – Нуретдин гаиләсе Фидария – Нуретдин, балалары Диләрә, Рәзилә, Рәзил Фидария – Нуретдин, кызлары Диләрә, Рәзилә Кызлары Әлфия Уллары Рәзил


27 Фидария – Нуретдин, оныклары Раяз Фидария – Нуретдин, Рәзилә – Рөстәм, Раяз, Диләрә, Рәзил Рәзилә – Рөстәм, уллары Раяз Кызлары Рәзилә, кияүләре Рөстәм


28 Гүзәлия – Равил гаиләсе Гүзәлия - Равил Кызлары Гөлия Кызлары Роза Роза - Зөлфәт Гөлия - Ленар Равил – Гүзәлия, Гөлия - Ленар


29 Кызлары Роза, кияүләре Зөлфәт, оныклары Гадел, Алия Оныклары Алия һәм Гадел Кызлары Гөлия, кияүләре Ленар, оныклары Данил, Ильмир Оныклары Данил һәм Ильмир


30 Ифтария - Гафур гаиләсе Ифтария - Гафур Кызлары Лилия, кияүләре Рөстәм Ифтария – Гафур, Лилия – Рөстәм, оныклары Раян


31 Рәмис - Гөлназ гаиләсе Фидарис гаиләсе Рәмис – Гөлназ, кызлары Алинә, Зәлинә Кызлары Алинә, Зәлинә Фидарис Улы Фирдүс


32


33


34


35 Габделфатыйх улы Мөхәммәтҗан (1923 - 1943) Сулда – Мөхәммәтҗан


36 Габделфатыйх кызы Саимә нәселе Саимә - Гариф гаиләсе Саимә - Гариф Кызлары Сания Уллары Харис, киленнәре Гөлнур Уллары Фаиз, киленнәре Фәридә Уллары Рафис Кызлары Саҗидә


37 Сания – Рафис гаиләсе Сания улы Ильдар, килене Сәвия Ильдар улы Ильназ белән Ильдар оныгы Данил белән Сания балалары Зөлфия, Ринат, Әлфия белән Сания – Рафис, Кәрим


38 8 Адель, Әлфия, Руслан Шамиль, Алия, Кәрим Ильнар - Рүзилә, Зәринә Рафис, Сания, Саҗидә, Мирзәхмәт, Фәрит


39 Рафис – Рашидә гаиләсе Рафис - Рашидә Уллары Ришат, киленнәре Язилә, оныклары Инзилә, Азалия, Әмилә Уллары Рәдиф, киленнәре Альбина, оныклары Әминә, Мәдинә


40 Харис – Гөлнур гаиләсе Харис - Гөлнур Оныклары Камилла, Камил Уллары Марат, киленнәре Вера, оныклары Дамир Кызлары Эльвира, оныклары Руслан, Камилла


41 Фаиз – Фәридә гаиләсе Фаиз – Фәридә, уллары Рамил Фаиз – Фәридә оныклары Руслан


42 Саҗидә – Фәрит гаиләсе Уллары Ильшат, киленнәре Зөлфирә, оныклары Зөхрә, Илүзә Кызлары Гөлшат, кияүләре Марс, оныклары Камилә, Кәрим Уллары Ильназ, киленнәре Ләйсән, оныклары Ясминә, Инсаф Саҗидә – Фәрит, уллары Ильназ


43 Саҗидә – Фәрит гаиләсе Рафисне армиягә озату


44 Габделфатыйх улы Габделрафыйк нәселе Габделрафыйк - Дүсә гаиләсе Габделрафыйк - Дүсә Уллары Рәхимҗан, киленнәре Диләрә Габделрафыйк – Дүсә, әниләре, балалары Рәхимҗан, Зәһинә, Дәнифә, Рамилә


45 Уллары Зөфәрҗан, киленнәре Юлия балалары һәм оныклары белән Кызлары Зәһинә, кияүләре Рәүф балалары һәм оныклары белән


46 Кызлары Рамилә, кияүләре Ильшат, оныклары Ильфат Рәхимҗан кызы Айгөл, кияве Ирек, балалары Эмилия, Альфира Кызлары Дәнифә, кияүләре Салават балалары һәм оныклары белән


47


48 Бибихәдичә – Сәмигулла балалары Бибихәдичә Шәмсехәят Галимулла Дәүләтша Әсмабикә


49 Бибихәдичә нәселе Шәмсехәят – Таһир – Әгъмәлетдин гаиләсе Шәмсехәят Рафаэль Линуза Әминә, Линуза, Венера Әминә


50 Әсмабикә – Мәхмүт – Николай гаиләсе Әсмабикә – Николай балалары белән Кәүсәрия Зөфәр Игорь Зөфәр, Игорь, Кәүсәрия


Click to View FlipBook Version