The words you are searching are inside this book. To get more targeted content, please make full-text search by clicking here.

Арпаяз авылы мәктәбе тарихы

Discover the best professional documents and content resources in AnyFlip Document Base.
Search
Published by rozittam, 2023-03-02 08:26:31

Арпаяз авылы мәктәбе тарихы

Арпаяз авылы мәктәбе тарихы

Арпаяз башлангыч мәктәбе тарихы Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорда Гаязетдин Яһудин дигән мулла өендә укытканнар. Аның өе Идрисов Габделхак абыйның (соңыннан Нургаянов Фидарис яшәде) каршы ягында булган. Хәзер ул урында тирән елга. Мулланың ике өе булган, бер өе кыз балалар укыта торган мәдрәсә вазифасын башкарган. Мәдрәсәнең беренче укытучысы - Миңнесафа абыстай. Анда гарәп алфавиты нигезендә укыганнар. Ир балаларны мәчеттә укытканнар. 1870 нче елларда Арпаяздан Әхмәтнәҗип Сафин Кытайга китеп төпләнеп кала. 1897 нче елда ул авылга кайтып үз акчасына мәчет салдыра. Авылда мәчеттә укыту эшен энесе Әхмәтшәриф дәвам иткән. Аңа да озак вакыт укытырга туры килми. Әхмәтшәриф мулланы мунчага куып чыгаралар. Мулла үлгәч, хатыны Миңнесафа абыстайны Хөсәенова Мәстүрә әби карый.Әхмәтшәриф мулланың балалары: Камәрия, Гадилә, Әхмәтсәлим Урта Азия якларына чыгып качалар. Аннан соң Габделфатыйх Идрисов (1884) озак еллар авылда муллалык вазыйфасын башкарган. Габделфатыйх 1953 нче елда 69 яшьтә гүр иясе булган, Арпаяз авылы зиратында җирләнгән. Ул вакытларда авылның бай кешесе булып Ярулла улы Хәйрулла бай саналган. Аның өе, каралты-куралары бик яхшы булган. 1921 елгы ачлыктан ул авыл халкына ярдәм иткән, аларга икмәк биргән. Шуның өчен авыл белән идарә итүчеләргә ошамаган. Хәйрулла Ярулла улын һәм тормыш иптәше Кәнҗибану апаны 1930 еллар башында авылдан Магнитогорскига куганнар. 1933 елда аның өенең өске катында совет мәктәбе оештырылган, аскы катында ашханә, клуб булган. Мәктәп ике бүлектән торган. Һәр бүлегендә ике класс укыган. Мәктәп дүртьеллык башлангыч мәктәп булып ачылган.


2 1920-2022 нче елларда Арпаяз башлангыч мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар 1. 1920 нче еллар башыннан -1942 - Хәким Гайнанов - Алабуга районы (Мамадыш өязе) Чыршы Арты авылыннан 2. 1935-1937- Зәки Гайнанов - Алабуга районы (Мамадыш өязе) Чыршы Арты авылыннан 3. 1937-1940 – Хәсәнова Маһиҗиһан Хәсән кызы – Янильдән 4. 1940-1968 - Хафизова Кадерниса Мөхәммәтхафиз кызы - Минзәлә районы Тупач авылыннан 5. 1944 - Галиева Мансура Мөхәммәтгали кызы - Арпаяздан 6. 1945-1946 – Гатина Нурзилә апа - Тәкәнештән 7. 1946 – 1947 - Сания апа 8. 1948 - 1980 – Габделхәева Галия Габделхәй кызы - Арпаяздан Хәйрулла бай йорты.1933-1990 еллар арасында мәктәп булган. Фоат Галимуллинның бабасы йорты. Рәсемдә: Фоат Галимуллин, хатыны Фәйрүзә апа, шагыйрь Ренат Харис. 19 май 2001ел (2018 елда сүтелде)


3 9. 1957 - 1958 – Гобәйдуллина Лилия Һидиятулла кызы (шагыйрь Ренат Харис хатыны). Рус теленнән укыткан. 10. 1968 -1971- Шәйхетдинова Нурия Хаҗип кызы – Кәркәүчтән 11. 1970 - сентябрь-декабрь арасында Фәүзия апа –Күкшелдән 12. 1971-1973 - Гыйззәтуллина Фәния Гыйльмулла кызы - Адайдан 13. 1974-сентябрь-декабрь арасында Галиева Асия Нәҗип кызы - Арпаяздан 14. 1982-1985- Нургаянова Гүзәлия Тимергали кызы - Арпаяздан 15. 1985-2003- Гыйльметдинова Гөлҗиһан Дәүли кызы- Поч Сутердан 16. 1991- 2022 – Мөлекова Иркә Рәшит кызы - Камышлыдан 17. 1992 - гыйнвар-май арасында- Галимуллина Вәсилә Халикъ кызы –Пычактан 18. 1992-1993 – Әхтәмҗанова Ләйсән Касыйм кызы – Татар Кукмарасыннан 19. 1996-1997- Кашапова Фәния Имаметдин кызы- Пычактан 20. 2000-2001- Сафина Гөлүсә Хәлим кызы – Әсән-Елгадан 21. 2003-2004 – Галимуллина Ләйлә Ренат кызы- Пычактан 22. 2004- 2005 – Гыйниятова Эльвира Газинур кызы- Өлгедән 23. 2006- 2022 – Нургаянова Гөлназ Зиннур кызы –Арпаяздан 24. 2008-2010 – Газизҗанова Римма Тәбрис кызы - Әсән-Елгадан 25. 2009-2011 - Бариева Роза Иван кызы - Әсән-Елгадан 20 еллар башында авылга яңача (советча) укыту өчен мөгаллимнәр килгән. 1922 елда дин сабагы укыту бөтенләй туктатылган. Беренчеләрдән булып, 1920 еллар тирәсендә Мамадыш өязе Чыршы Арты авылыннан Хәким Гайнанов килеп укыта башлаган. Укыту гарәп алфавиты нигезендә оештырылган, 1927 елдан - латин графикасы нигезендә алып барылган. Әсмабикә Сәмигуллина истәлекләреннән : “ Хәким абый 1930 елны безне 1 класста үз өендә , 2-3 класста сөргенгә җибәрелгән Шакир абый өендә, 4 классны 1933-1934 уку елларында Гаязетдин Яһудин дигән мулланың өендә укытты”.


4 30 елларда наданлыкка каршы көрәш башлангач (ликбез), өлкән яшьтәгеләрне укытуны да укытучыларга йөкләгәннәр. Авылның беренче совет укытучысы Гайнанов Хәким абый турында Сәмигуллина Әсмабикә Сәмигулла кызының истәлекләрендә мондый юллар бар: “Хәким абый шул заманның иң яхшы тәрбиячепедагогы булды. Ул безгә белем генә биреп калмады, ә чын кеше итеп тәрбияләде. Дүртенче сыйныфка җиткәч, 1933-34 елларда, һәрберебезне авылда чисталык тикшереп торырга беркетте. Без идәннәр юылганмы, трахома белән авыручы юкмы - шуны тикшердек. Укытучы кушуы буенча килгәнгә, йортлардан беркем дә куып чыгармады, авыр сүз дә әйтмәде. Шулай ук безне яшь балалы хатыннарга да беркетте. Кичләрен барып, аларны укырга - язарга өйрәттек. Ә авылдагы башка ират, хатын - кызларны ул үзе мәктәпкә җыеп укытты. Җәй көне мәктәп бакчасында һәр балага түтәлләр бүлеп бирде. Анда төрле яшелчәләр үстердек. Хәким абый язын кәбестә кәлшәләрен авыл кешеләренә саттырды. Ул клубта “Галиябану”, “Ашказар”, “Казан сөлгесе”, ”Карурман”ны җырлап җибәрсә, халык тынсыз кала иде”. 1935-1937 нче елларда бертуганы Зәки абый Гайнанов белән бергә укытканнар. Зәки абыйны 1937 елда Пычак мәктәбенә алганнар. 1937-1940 нче елларда Гайнанов Хәким абый Хәсәнова Маһиҗиһан апа белән укыткан. 1940 нчы Хәким абый Гайнанов йорты. 1920 - 1933 елларда укыганнар. Ул вакытта бу өй ике катлы булган.


5 елда Хәким Гайнанов Хафизова Кадерниса Мөхәммәтхафиз кызы белән укыта башлаганнар. 1939 елда латин графикасы бетерелгән һәм укыту рус алфавитына нигезләнеп эшләнгән яңа татар алфавиты буенча алып барылган. Бу елларда эшләгән укытучылар авыл халкы алдында лекцияләр, концертлар белән чыгыш ясаганнар, бәйрәмнәр оештырганнар. Гайнанов Хәким абый 1920 еллар тирәсендә Арпаяз авылына укытучы булып килгән. Ул Мамадыш өязе Чыршы Арты авылында туган. Мамадыш педучилищесын тәмамлаган. Арпаяз авылы халкын белемле итү дә зур көч куйган шәхес. Хатыны Зәйтүнә апа (Өлгедән) белән Инглизә (1938) һәм Марсель (1940) исемле балалар үстергәннәр. 1942 елда Хәким абый репрессия корбаны булган. Кызы Инглизә бик матур җырлаган. Клубта “Галиябану” спектаклендә Галиябану һәм Хәлил рольләрен Инглизә белән Фоат Галимуллин бергә уйнаганнар. Инглизә апа югары оч Каймә апа малае Минһаҗев Әлтәфетдингә кияүгә чыккан. Алар Донбасста яшиләр. Хафизова (Минһаҗева) Кадерниса (Ниса) Мөхәммәтхафиз кызы (1913-2000) Ниса апа 1913 елда Минзәлә районы Тупач авылында туган. Кечкенәдән ятим калган, приютта тәрбияләнгән. Алабуга педучилищесын тәмамлаган. Башта Янильдә укыткан, шунда Арпаяз егете Минһаҗев Муллахмәт абый белән гаилә Хафизова Кадерниса апа укучылары белән (1966-67 уку елы)


6 корганнар. Муллахмәт абый Янилдә судебный исполнитель булып эшләгән. 1939 елда кызлары Люция туган. Муллахмәт абый армиягә китә, шуннан сугышка керә. Ул сугышта үлгән. Ниса апа 1940-1968 елларда Арпаяз авылында укытучы булып эшләгән. “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен”, Җиңүнең 20, 25, 30, 40, 50 еллыкларына, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән. 1942 - 1968 елларда мәктәп мөдире булган. Ул һәр эшкә намус белән карый. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Үз эшенә нык бирелгән, тынгысыз, энергияле укытучы иде. Кызлары Люция апа бүгенге көндә Әсән-Елга авылында Габделхәев Габделхак абый белән җитеш тормышта яши. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Соңгы көннәрендә Ниса апа Люция апа тәрбиясендә Әсән-Елгада яшәде. 2000 елның мартында вафат була. Ниса апа үзеннән соң зур байлык: тәрбияле балалар, белемле укучылар, үзен сагынып искә алырлык кешеләр калдырды. Бөек Ватан сугышы елларында да Арпаяз башлангыч мәктәбендә укулар дәвам иткән. Бу чорда 1942 нче елга кадәр Хәким абый Гайнанов, 1940 нчы елдан, Алабуга педучилищесын тәмамлап, Кадерниса Хафизова, 1944 нче елда, сугыштан яраланып кайтып, Галиева Мансура, 1945-1946 нчы елларда Тәкәнештән Гатина Нурзилә апалар укыткан. Аларга төп эшләрен башкару белән бергә агитатор, пропагандист, заем уполномоченныйлары булып та эшләргә туры килгән. Стена газеталары чыгарганнар, халык алдында зур аңлату эшләре алып барганнар. Бәйрәмнәрдә концертлар, спектакльләр куйганнар.


7 Сугыштан соңгы чорда, 1946-1947 нче елларда, Сания апа укытырга килгән. Авылның башлангыч мәктәбендә мәктәп мөдире булып Хафизова Кадерниса апа эшләгән. 1948 нче елдан Кадерниса апа белән укытучы булып Габделхәева Галия апа эшли башлаган. Рәсемдә: уңда Хафизова Кадерниса, Минһаҗева Мәүгыйзә әби, Минһаҗева Люция (бала), Тәкәнештән укытучы Нурзилә Гатина. 1946 ел. Габделхәева Галия апа укучылары белән (1978)


8 Иң авыр болгавыр елларда Арпаяз халкына белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куйган укытучылар: Хәким Гайнанов, Кадерниса Хафизова, Галия Габделхәевалар. 1957 – 1958 нче елларда Гобәйдуллина Лилия Һидиятулла кызы рус теленнән укыткан. (Шагыйрь Ренат Харис хатыны). 1968 елда Кадерниса апа лаеклы ялга киткәч, Кәркәүч авылыннан, Арча педучилищесын тәмамлап, Мөнипова Нурия Хаҗип кызы эшли башлаган. 1968 елдан - 1980 елга кадәр мәктәп мөдире булып Галия апа эшләде. Нурия апа Арпаяз егете Шәйхетдинов Зиннур абый белән гаилә кордылар. Ул 1968-1971 елларда Арпаязда укытты, аннан аны Пычак мәктәбенә укытучы итеп күчерделәр. 1969-1970 уку елында яңа программа кертелде. Арифметика урынына математика укый башлаганнар. Тигезләмәләр чишү беренче класстан кертелгән. Китаплар һәр укучыга җитмәгән, дәреслекләрне бер-берсеннән алып хәзерләгәннәр. 1970 елның сентябреннән 4 ай Күкшелдән Фәүзия апа килеп укыткан. 1970 елның май аенда 3-4 класс укучыларын (берьюлы ике классны ) Пычак сигезьеллык мәктәбенә күчергәннәр. 1970 елның 1 нче сентябреннән мәктәп Арпаяз өчьеллык башлангыч мәктәбе дип аталган. 1970 елга кадәр каләмне карага манып язганнар. 1970 елның башыннан авторучка, ә 1 сентябрьдән шариклы ручка белән яза башлаганнар. 1971-1973 елларда Адай авылыннан, урта мәктәпне тәмамлап, Гыйззәтуллина Фәния Гыйльмулла кызы укытты. 1974 нче елда сентябрьдән декабрьга кадәр Арпаяздан Галиева Асия Нәҗип кызы (Галия апа авыру сәбәпле) укыткан. 1973-1980 елларда Галия апа берүзе мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшләгән. 1980 елны ул лаеклы ялга киткәч, укучылар кимү сәбәпле, Арпаяз башлангыч мәктәбе ябылган. Икенче тапкыр Арпаяз башлангыч мәктәбен 1982 нче елның беренче сентябрендә ачканнар. Анда укытырга, Арча педучилищесын тәмамлап, Арпаяз кызы Нургаянова Гүзәлия Тимергали кызы кайтты. Ул 1982-1985 елларда берүзе 1- 2-3 классларны укыткан. Мәктәп азкомплектлы башлангыч мәктәп дип аталган. Беренче сыйныфка 1975 елгы Нургаянов Рамис, Әгълиев Азат, Мөлекова Гөлфирә укырга кергәннәр. Икенче сыйныфка Фәләхов Илгиз, Сираҗетдинов Айрат, өченче сыйныфка Мөлеков Рамил, Мөхәммәтгалиев Илгиз, Сираҗетдинова


9 Гөлнара, Заһретдинов Нияз, Вәлиев Илнурлар Пычак сигезьеллык мәктәбеннән Арпаяз мәктәбенә күчерелгәннәр. Алар мәктәпнең икенче сулышын ачып җибәрүчеләр. Гүзәлия апа да агитатор, лектор, авылда комсомол секретаре вазифасын башкарган. Мәктәп ябылу сәбәпле, барлык дәреслек, күргәзмәлек, инвентарьларны башка мәктәпләр алып киткән. Ягарга утын юк. Гүзәлия апага яңадан барысын булдырырга туры килгән. Җыештыручыга хезмәт хакы аз түләнү сәбәпле, эшкә керүче булмаган. Гүзәлия апаның берүзенә мәктәп мөдире, укытучы, ягучы, җыештыручы булып эшләргә туры килгән. ”Эше күп булса да, иң күңелле чаклар шул вакытка туры килде. Клубта яшьләр белән театрлар куйдык. Ул вакытта авылларның гөрләп эшләгән чагы. Авылда яшьләр күп иде,” - дип , искә ала. Балалар белән фермага газеталар чыгарганнар, клубта, фермада концертлар куйганнар. Һәр елны май ахырында Нократ Аланы шәһәренә экскурсиягә барганнар. Ершовкага җәяү менеп, аннан автобус белән Нократ Аланына юнәлгәннәр. Елга портына төшеп, паромга утырып, Нократ елгасында сәяхәт иткәннәр. Гүзәлия апа 1985 нче елда Адай авылы егете Гомәров Равилгә кияүгә чыга. Ул Адай башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Гүзәлия апа авылдашларына, үз авылының тарихына да бик игътибарлы. Район газетасында аның Арпаяз авылының күренекле шәхесләренә, укытучыларына багышланган язмалары басылды. 2020 елда Нургаянова (Гомәрова) Гүзәлия Тимергали кызы белән Мөлекова Иркә Рәшит кызы Арпаяз башлангыч мәктәбенең тарихын яздылар. Иркә Арпаяз Бәдретдинов Габдрахман бабайның оныгы. Габдрахман бабай 1940 елларда авыл советы рәисе булып эшләгән. 1942 елда укытучы Хәким Гайнанов белән Габдрахман бабайны бер үк төндә алып чыгып киткәннәр. Алар репрессия корбаны булалар. 1985 елны Поч.Сутер сигезьеллык мәктәбеннән, Арча педучилищесын тәмамлаган, Гыйльметдинова Гөлҗиһан Дәүли кызын Арпаяз башлангыч мәктәбенә мөдир –укытучы итеп күчергәннәр. 1988 елда мәктәп дүртьеллык башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Яңа программа кертелә. Ил буенча мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр башлана. Яңа


10 дәреслекләр, күргәзмә әсбаплар кайтартыла. Укучыларга бушлай ашау кертелә. Укучылар җылы ризык, кайнар чәй белән тәэмин ителде. 1990 нчы елларда “Әсәнбаш” колхозы җитәкчелегендә Арпаяз авылында яңа мәктәп-балалар бакчасы комплексы, клуб, колхозчылар өчен профилакторий (физкабинет), барлык уңайлыклары булган йортлар төзелә. 1990 елда авыл өйләренә, мәктәпкә газ керә. Гөлҗиһан апаның да мәктәп төзелешендә зур хезмәте керә. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирүен яңа мәктәптә дәвам иткән. 1991 елда Арпаяз башлангыч мәктәбенә икенче укытучы итеп Хәбибрахманова (Мөлекова) Иркә Рәшит кызын билгелиләр. Алар бергәләп балаларга белем һәм тәрбия бирүне алып баралар. 1992 елның гыйнвар - май айларында мәктәптә Иркә белән Галимуллина Вәсилә Халикъ кызы укытты. 1992-93 елларда Әхтәмҗанова Ләйсән Касыйм кызы белем бирде. 1996-97 елларда Кашапова Фәния Имаметдин кызы , 2000-2001 елларда Сафина Гөлүсә Хәлим кызы, 2003-2004 елларда Галимуллина Ләйлә Ренат кызы укытты. 2004-2005 уку елларында, Арча педучилищесын тәмамлап, Өлгедән Гыйниятова Эльвира Газинур кызы эшкә билгеләнә. Мөгаллимнәребез үзләренең вакытларын да, белемнәрен дә кызганмадылар. 2006 елда Пычак урта мәктәбеннән укытучылар династиясе эшен дәвам итүче Шәйхетдинова (Нургаянова) Гөлназ Зиннур кызы Арпаяз башлангыч мәктәбенә күчерелә. 2008-2010 елларда мәктәптә Газизҗанова Римма Тәбрис кызы, 2009-2011елларда Бариева Роза Иван кызы белем һәм тәрбия бирәләр. 2010 – 2022 елларда Мөлекова Иркә Рәшит кызы һәм Нургаянова Гөлназ Зиннур кызы бергәләп балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. 2012 нче елдан Арпаяз 1990 елда ачылган - мәктәп- балалар бакчасы комплексы


11 башлангыч мәктәбе Пычак урта мәктәбенең филиалы булып эшли башлады. Иркә белән Гөлназ төрле бәйрәм чаралары оештыралар, район ярышларыннан да читтә калмыйлар. Табигать кочагына походларга чыгалар, театрларга баралар, спорт ярышлары оештыралар, районның төрле урыннарына сәяхәт белән чыгалар, үзебезнең авылда яшәп чыгып киткән авылдашлар белән очрашулар үткәрәләр. Мәктәптә укыту эше елдан-ел камилләшә. Мәктәпне тәмамлаган күп кенә укучылар югары уку йортларында укыйлар. Алар төрле һөнәр ияләре. Үзләренә тапшырган эшне намус белән башкаручылар. Мәктәп коллективы үзенең тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар Пычак урта мәктәбе дирекциясе, Кукмара районы Мәгариф бүлегенең, район Хакимиятенең мактау грамоталары белән бүләкләнә. Кар әкият шәһәрчекләрен һәм скульптураларын Яңа ел бизәлеше конкурсы район смотрында 3 урын алган; “Гомуми белем бирү мәктәбенең бүгенгесе һәм киләчәге: максатчан ориентирлар һәм яңа ресурслар" темасы буенча Бөтенроссия педагогик видеоконференциясендә катнашучы дипломы»; "Җир шарын балаларга бирик!” конкурста актив катнашкан өчен Россия Фортларының ныгытылуына 200 ел тулуга багышланган чара, Тотем муниципаль районы администрациясе, мәдәният, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты дипломы; Әйләнә-тирә дөнья буенча бөтенроссия олимпиадасын әзерләү һәм үткәрү өчен оештыручы дипломы ; "Укытучыны креатив үстерү технологияләре темасы буенча “Бөтенроссия педагогик видеоконференциясендә катнашучы дипломы”; «Цифрлы гасыр мәктәбе» Гомумроссия проектының оештыру комитетыннан “Проектны Интернет – озата бару - нәшрият йорты” проектында катнашу эшен сыйфатлы оештырганы өчен грамота»; «Беренче сентябрь "Нәшрият йорты" проектын Интернет аша алып бару өчен шартлар тудырган өчен мәгариф учреждениесе җитәкчесе дипломы»; Калининград шәһәренең мәктәп белемен үстерү институты тарафыннан игълан ителгән Мультитесттан тыш программа конкурсын оештырган өчен диплом; Таганрог фәнни фикер үзәге оештырган «Яшь талантлар» 1 халыкара укучылар һәм студентлар конкурсында җиңүчене һәм студентларны югары дәрәҗәдә әзерләгәне өчен диплом; Блиц - олимпиада: «ФГОС: дәрестән тыш эшчәнлек-мәктәптә хәзерге заман процессының мөһим компоненты» дипломы; Җиңүче дипломы (II урын) Сәламәт яшәү рәвеше культурасы «Бөтенроссия блиц-олимпиадасы»; "Кышкы


12 манзара" II Халыкара фотоконкурсында җиңүче дипломы»; "Башлангыч гомуми белемгә ФГОС таләпләре" номинациясендә «Педагогик уңыш» Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче дипломы (3 урын) »; Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсеннән «Спорт– начар гадәтләргә альтернатива» ХІІІ Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабы кысаларында «Иҗади эш номинациясендә 2 урын алган өчен грамота»; «Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә» төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференциясе, Габдулхак Каюмов исемендәге укучылар, студентлар һәм педагогларның «Эзләнүләр аша камиллеккә " Республика фәнни-тикшеренү укулары» грамоталары бирелә. Остазларыбызның һәм чын-чынлап белем алу өчен тырышып укып йөргән укучыларның нәтиҗәсе күренә: фәкать безнең Арпаяз башлангыч һәм Пычак урта мәктәпләрен тәмамлап, югары уку йортларын һәм техникумнар тәмамлап, республикабызның, районыбызның җитәкче урыннарында хезмәт куйдылар, күпсанлы орден - медальләргә, Татарстанның һәм Россиянең мактаулы исемнәренә ирештеләр. Алар алыштыргысыз хезмәт әһелләре. Араларында колхозчылар, зур оешма җитәкчеләре, төзүче - инженер, авыл хуҗалыгы белгече, укытучы, мәктәп директоры, икътисадый белгечләр дә , бик сирәк булган һәм җәмгыять өчен кирәкле һөнәр ияләре дә бар. Алар үзләрен аямыйча Ватаныбызга хезмәт иттеләр. 1 сентябрь- Белем көне бәйрәме. Укытучылар: Иркә Мөлекова һәм Гөлназ Нургаянова


13 Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучылар арасында танылган колхозчылар бар. Шундыйлардан авыр елларда гомере буе фермада терлекче булып эшләгән: Шакирова Мәгъфүрә, Латыйпова Мәчтүрә, Нургаянова Камәрбану, Галимова Саниябикә, Мәрдәнова Таҗия, Гыймадиева Мөхтәрәмә, Әхмәтов Васыйл, Мәрдәнов Ягъфәр, Галимов Зәйнетдин, Сираҗетдинова Габидә, Хафизова Рабига, Фәләхова Нурфига; тракторчылардан Бәдыгетдинов Билал, Гыймадиев Билал, Гыймадиев Канафетдин, Гыймадиев Габдрахман, Каюмов Габдрахман, Мөхәммәтгалиев Миннәхмәт, Нәҗипов Габдерәкыйп, Габделганиев Әхмәтнәкыйп, Хафизов Нурулла, Хөсәенов Рәфәгать; комбайнчылардан Нургаянов Тимергали, Фәләхов Әһлиулла, Мөлеков Равил; шоферлардан Фәләхов Наил, Вәлиев Мәүләви, Сәләхетдинов Мәкъсүд, Габделганиев Нуретдин. Бәдретдинов Габдулла, Идрисов Габделхак абый, Галимуллина Гайшә - озак еллар бригадир, Идрисова Камәрбану 8 ел бригадир ярдәмчесе. Бәдретдинов Габдулла Габдрахман улы (1930-2007) - Минзәлә совхоз техникумын тәмамлый (1971). Кече яшьтән “8 Март” (Арпаяз авылы) колхозында эшли (1938-1951), ындыр бригадиры (1951-1953), “Әсәнбаш” колхозының комплекслы бригадиры (1954-1990), күп чакырылышлар авыл советы депутаты, 1971-73 елларда район Советы депутаты. “Хезмәттәге батырлыгы өчен” һәм Бөек Ватан сугышының күп санлы юбилей медальләре, 1975 елда Т.С. Мальцев исемендәге Россия премиясе бүләге лауреаты. ВДНХның көмеш медале иясе, ТАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 1991-2006 елларда Арпаяз мәчетенең имам-хатыйбы, хаҗга бара (1998). 25 ел халык контроле комитетын, 36 ел Арпаяз бригадасын җитәкләгән. Нургаянов Тимергали Нургаян улы (1934- 2011) – “Соцярыш җиңүчесе ” күкрәк билгесе, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан” медаль , КПСС Өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы почёт грамотасы, районның күпсанлы грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән.


14 Арпаязда иң беренче үзйөрешле комбайнда эшли башлаучы, “Әсәнбаш” колхозында 17 ел рәттән беренче урынны, районда да күп еллар беренче урынны алган. Шәйхетдинов Зиннур Хисаметдин улы (1947) - Авыл хуҗалыгы институтында укый. Колхозыбызда шофер була. Гомеренең күп елларын баш инженер булып эшли. ТАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә . Мөлеков Равил Нәҗип улы (1951) – Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, “Социалистик ярыш алдынгысы” таныклыгы белән бүләкләнә. Дон комбайны белән күп еллар районда комбайнчылар ярышы беренчелеген беркемгә дә бирми ул. Ногуманов Габделхәй Ногуман улы озак еллар Кукмарада умартачылык эшендә җитәкче була. Ногуманов Биктимер Габделхәй улы (1937-2020) – Кукмара финанс-бюджет палатасында озак еллар районның финанс өлкәсендә эшләде. “Соцярыш җиңүчесе” күкрәк билгесе (1985), “Хезмәт ветераны” медале (1985), ТР Финанс Министрлыгының Почет грамотасы (1997). Шакиров Фоат Гафиулла улы (1942) - КХТИ ны 1964 елда тәмамлый. Химик –технолог, Алтай крае, Бийск шәһәре Алтай химия-технология фәнни- тикшеренү институты инженеры (1964-66), өлкән инженер (1966-68), группа җитәкчесе (1969- 73),өлкән фәнни хезмәткәр (1974-87), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1988-90), лаборатория җитәкчесе (1990-92), баш технолог (1992-94), Казан шәһәре углеводород чималы бөтенсоюз фәнни – тикшеренү институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1994-2006). 2006 елдан пенсионер. Төп хезмәтләре: махсус продуктларны эшкәртү һәм җитештерүдә яңа технология кертү (1965-1993), нефть һәм нефть продуктларын күкерттән чистарту буенча яңа технологияләр кертү. 30дан артык уйлап табулар авторы(1994-2005), Техник фәннәр кандидаты (1974),Техник фәннәр докторы (1987), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1974) , Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (1998), Россиянең почетлы нефтехимигы (2001), Ирекле Көрәш буенча Алтай Крае чемпионы (1965-1966), Кукмара районы һәм авыл сабантуе батыры (1966-1975).


15 Танылган җырчы Мәрьям Рахманкулованың нәсел җепләре безнең авылга чыга. Әнисе Арпаяз кызы. Җәй көне ул һәрвакыт әбисе янында кунакта була. Мәрьям апа Яһудин Нәҗип абыйларның туганы. Хезмәт юлын Арпаяз башлангыч мәктәбен тәмамлап укытучылык эше белән бәйләгәннәре дә байтак 1. Яһудин Нәҗип Гаязетдин улы (1897-1954) 2. Сәмигуллина Шәмсехәят Сәмигулла кызы (1909 -1997) 3. Яһудин Камил Нәҗип улы (1919) 4. Галиева Мансура Мөхәммәтгали кызы (1921 - 2004) 5. Сәмигуллина Әсмабикә Сәмигулла кызы (1922 - 2008) 6. Хөсәенова Сәлимә Хөсәен кызы (1922) 7. Хәсәнова Саймә Хәсән кызы 8. Ногуманова Хөсенә Габделхәй кызы (1923) 9. Яһудина Ләбибә Нәҗип кызы (1924) 10.Габделхәева Галия Габделхәй кызы (1925 - 2021) 11.Галимуллин Фоат Галимулла улы (1941) 12.Идрисов Мирзәхмәт Габделхак улы (1956) 13.Габдрахманова Таһирә Габдулла кызы (1957) 14. Нургаянова Гүзәлия Тимергали кызы (1961) 15. Каюмов Ренат Габдрахман улы (1962) 16.Минһаҗева Илсөяр Билал кызы (1964) 17.Заһретдинова Гөлнара Садретдин кызы (1976) 18.Сәләхетдинова Миләүшә Мәкъсүд кызы (1977) 19. Шәйхетдинова Гөлназ Зиннур кызы (1980) 20.Габделганиева Рәзилә Нуретдин кызы (1983) 21.Каюмова Чулпан Мөбәрәкьян кызы (1985) 22. Каюмов Салават Мөбәрәкьян улы (1987) 23.Минһаҗева Гөлшат Фәрит кызы(1991) 24.Гыймадиев Самат Дамир улы(1994) 25.Нәҗипова Энҗе Илнур кызы(1997)


16 1937 елда Арпаяздан сигез малай һәм дүрт кыз Пычак җидеелык мәктәбен тәмамлаганнар. Сәмигуллина Әсмабикә Сәмигулла кызы – Арча, Галиева Мансура Мөхәммәтгали кызы - Чистай, Ногуманова Хөсенә Габделхәй кызы - Мамадыш педучилищесына укырга киткәннәр. Гомер буе Әсмабикә һәм Мансура апа Кукмара районы мәктәпләрендә укытканнар, Хөсенә апа Әгерҗедә укыткан. Яһудин Нәҗип (Мөхәммәтнәҗип) Гаязетдин улы (30.06.1897-1954) – Казанга дини мәдрәсәгә укырга кергән. Ул муллалар нәселеннән. Тормышлар үзгәрә башлагач, Казанда укытучылар әзерли торган курсларда укыган. Хатыны Урта Өшен мулласы кызы Бибифатыйха исемле. Алты балалары булган: Камил, Вакыйф, Ләбибә, Рафаэль, Наил, Резеда. 1940 елларда авылдан күченеп китеп, Әсән – Елгада укыткан, мәктәптә торганнар. Аннан соң Кызыл Октябрьдә укыткан, шунда җирләнгән. Барлык балалары да диярлек укытучылар. Нәҗип абыйның педагогик стажы – 40 ел. Олы улы Камил (1919) - Мамадыш педучилищесын тәмамлаган, Балык Бистәсе районында укыткан. Вакыйф (1921)- сугыш һәм хезмәт ветераны. Кызыл Октябрьдә бухгалтер, колхоз рәисе булган. Ләбибә (1924) - Поч.Кучукта укытучы. Рафаэль (1931) – Үрәсбашта ике ел укыта, хәрби хезмәткәр. Наил (1934) – читкә китеп эшли. Резеда (1939) - Чистай педучилищесы, Алабуга институтында укый. Мәчкәрә балалар бакчасында, Үрәсбаш, Хәсән, Өркеш мәктәпләрендә укыта. 1977 елда Кукмарага күчеп килгәч, балалар бакчасы мөдире булып эшли. 1952 елның җәендә Резеда апа әтисе белән Казанга җырчы Мәрьям Рахманкуловага кунакка баралар. Алар туганнар. Нәҗип абыйның әнисе Өлге мулласы кызы. Укытучы Гайнетдинов Мидхәт абый нәселеннән. М.Рахманкулованың пианиносы Казан 2 нче номерлы татар гимназиясенә тапшырыла (директоры Камәрия Хамидуллина сөйләвеннән).


17 Нәҗип абыйның әтисенең абыйсы Әхмәтшәриф мулланың кызы, 17-18 яшьлек кызны, сөргенгә җибәрәсе булалар. Кемнәндер ишетеп, Нәҗип абый сеңлесе Гадиләне төнлә Кукмарада товар поездына утыртып җибәрә. Бер кат күлмәк, бер ашарлык ипи белән чыгып китә. Күпме михнәтләр белән барганын, үзе генә белгәндер. Сәмәркандка барып җитә. Еллар тынычлангач, абыйсына кайтып йөри. Кызы Наилә Чаллыга кайтып урнаша. Галиева Мансура Гали кызы (1921 - 2004) –сугыш һәм хезмәт ветераны.Ул 1921 нче елның 12 нче августында Кукмара районы Арпаяз авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.1937 нче елны 7 нче классны тәмамлый һәм Чистай педагогия училищесына укырга керә.1939 нчы елны тәмамлап, хезмәт юлын Әсән-Елга башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә.1940-1941 нче уку елында Туеш мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп күчерелә. 1942 нче елның 6 нчы июнендә сугышка китә. Алар бырысы 120 кыз булалар. Ярославль шәһәренә барып урнашалар. Немецлар ул шәһәрне яңа гына җимереп, талап киткән булалар. Аларны бер подвалда 1 ай шәфкать туташына укыталар. Смоленск фронтына 186 нчы запас полкка кыр госпиталенә урнаштыралар.1943 нче елның 7 нче ноябрендә разведкага барырга туры килә, шунда яралана. Аны Рязань госпиталенә озаталар. 1943 нче елның 26 нчы декабрендә сугыштан кайта. Ләбибә Резеда Камил


18 Сугыштан кайткач, укытучы эшен дәвам итә. Берничә ай Арпаязда, 10 ел Туешта, Әсән-Елгада, 30 ел Адай башлангыч мәктәбендә мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшли.40 ел укытып, 1979 нчы елда лаеклы ялга чыга. Укыту-тәрбия эшен оештыруда аның хезмәте зур була. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, күп еллар агитатор, бригада оешма секретаре булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г», Җиңүнең 20, 25, 30, 40, 50 еллыкларына медальләр, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән. 2000 нче елда “Фронтовик 1941-1945” билгесе бирелгән. Галиева Мансура Гали кызы кайда гына эшләсә дә укучыларның һәм атааналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора.Тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәтов Гыйльмехәммәт Хаҗиәхмәт улы белән бергәләшеп, иңгә-иң куеп 54 ел бергә гомер кичерәләр, 3 кыз, 1 ул үстерәләр. Сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Мансура апа Галиева 2004 нче елны вафат була. Ничә буын балага белем-тәрбия биргән укытучының якты исеме, изге эшләре калды. Сәмигуллина Әсмабикә Сәмигулла кызы (1922 - 2008) 1939 елда Арча педучилищесын тәмамлап, Иске Йорт, Адай, Пычак, Кукмара №1 мәктәпләрендә укыткан. 1946 елда Сәмигуллина Әсмабикә Сәмигулла кызын Казанга Югары партия мәктәбенә укырга җибәргәннәр. Ә 1947 елдан ул Кукмарада райкомда эшли башлаган. Бүлек мөдире вазыйфасын алып барганда, өстәмә рәвештә баш литератор эшен дә йөкләгәннәр. Ул район газетасында басылырга, радиодан сөйләнергә тиешле текстларны укып, тикшереп, рөхсәт биреп, соңгы кеше итеп кул куярга тиеш булган. Әсмабикә апа пенсиягә чыкканчы, Кукмарада балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Кызы Кәүсәрия Мәхмүт кызы да әнисе юлыннан китеп, Кукмара 4нче мәктәбендә директор урынбасары булган. Мәгариф отличнигы иде.


19 Әсма апа зыялы, көчле рухлы, туры сүзле, гадел, һәр эшне тиешенчә ахырына җиткерә торган кеше иде. Аның хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнгән. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен, В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан медальләре белән бүләкләнгән. Әсмабикә апа әтисе һәм әнисе ягыннан гаилә шәҗәрәләре төзегән. Ул 1700 елларга барып тоташа. Бертуган Шәмсехәят апасын 1930 елда, колхозлар оеша башлагач, “8 Март” (Арпаяз авылы) колхозы Казанга укырга җибәргән. Бер елдан кайтып, ул авылда ясле-бакча ачкан. 1933 елда аны авылга колхоз рәисе итеп куйганнар. Аннан Адайда укытучы, Туембаш, Кызыл Октябрь, Адай авылларында колхоз җитәкчесе, Кәркәүчтә сельпо рәисе булып эшләгән. Әсмабикә, Хәят апалар - филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинның әтисенең бертуган кыз туганнары. 1990 елда ачылган мәктәп - балалар бакчасы комплексының балалар бакчасында озак еллар Арчадан Мәрдәнова Әлфия - мөдир, Шәйхетдинова Ильмира (ӘсәнЕлгадан) - тәрбияче булып эшлиләр. Икесе дә Арпаяз киленнәре. Гыйльмуллина Тәгъзимә тәрбияче ярдәмчесе, Минһаҗева Саҗидә пешекче булып эшлиләр. Ногуманова Хөсенә Габделхәй кызы (1923) - Әгерҗедә укытучы булган. Мамадыш педтехникумында укыган. Габделхәева Галия Габделхәй кызы (1925- 2021) – 1943-1948 елларда ӘсәнЕлга һәм Кызыл Октябрь, 1948 - 1980 елларда Арпаязда укыткан. Укытучылар курсында укыган. Бик күп җәмәгать эшләре алып бара: агитатор, гомере буе пропагандист, заем уполномоченныйлары, агитколлектив җитәкчесе, политинформатор, стена газеталары чыгарганнар, халык алдында зур аңлату эшләре алып барганнар. Бәйрәмнәрдә концертлар, спектакльләр куйганнар. Ул башкарган хезмәтләрне еллап санап чыгу өчен генә дә озын исемлек кирәк булыр иде. Ә аның һәр елында, һәр көнендә никадәр киеренке хезмәт ята! Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен”, Җиңүнең 20, 25, 30, 40, 50 еллыкларына, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән. Галия апа укучыларның һәм ата-аналарның , авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел,


20 тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары Галия апа турында горурланып сөйлиләр. Галимуллин Фоат Галимулла улы (1941)- хезмәт юлын “Әсәнбаш” хуҗалыгында башлый (1955- 57). Арпаяз авылы клубы мөдире (1957-1960). Район Мәдәният йорты каршындагы театр коллективы җитәкчесе (1960-62), ВЛКСМ ның Кукмара райкомы инструкторы (1962), район Мәдәният йорты директоры (1966-67), 1967-74 елларда Татарстант радиосында югары категорияле (1969) диктор булып эшли. КДПИның татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, укытучысы, доценты, бер үк вакытта факультет деканы урынбасары, 1986-92 елларда шул ук факультетның деканы, 2005 елдан КДГПУ ның Татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе (1999-2005 еллар) һәм 1999, 2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. “Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исемнәре бирелгән. Ул – Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты, Халыкара төрки телләр академиясе академигы. Идрисов Мирзәхмәт Габделхак улы (1956) - Лубян урман хуҗалыгы техникумы, КГПИ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. 1977 елдан педагогик эшчәнлеге башлана. 1997-2005 елларда “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә баш редактор булып эшләде. Үрәсбаш мәктәбендә завуч, Кукмара районы Мәгариф бүлегендә инспектор булды. Хәзерге вакытта Кукмара гимназиясендә директор урынбасары булып эшли. 1986 елда РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, 1990 елда “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе, 2019 елда “Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. 1996 елда “Әйдәп баручы укытучы” исеме бирелгән.


21 Габдрахманова Таһирә Габдулла кызы (1956) - КГПИның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Үрәсбаш урта мәктәбендә укытып, кияүгә чыгып, Луганск өлкәсенә китә. Анда да мәктәптә укыта, лаеклы ялга чыккач, балалар бакчасы мөдире һәм тәрбияче булып эшли. Хәзер Апаста яши. Нургаянова (Гомәрова) Гүзәлия Тимергали кызы Пычак сигезьеллык мәктәбен (1977) Мактау кәгазе белән “5” ле билгеләренә тәмамлый. Арча педагогия училищесын (1981) Кызыл дипломга тәмамлый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм өлкән пионервожатый белгечлеге ала. Хезмәт юлын 1981 нче елда Купка башлангыч мәктәбендә башлый. 1986 нчы елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика – математика бүлеген тәмамлый. 1981 – 1982, 1985-87 нче елларда Купка, 1982- 1985 нче елларда Арпаяз башлангыч мәктәпләрендә мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшли. 1987 – 2012 нче елларда Адай башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1984 елда Пычак авыл советына депутат итеп сайлана. Югары белемле, 31 ел педагогик стажы бар. Комсомол оешмасының эшендә актив катнашкан өчен 1980 нче елда Арча районы, 1984 нче елда Кукмара районы комсомол оешмасының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 2008 нче елда Мәскәүнең “Код свободы” дигән Бөтенроссия конкурсында катнашып, ПСПО грамотасы белән бүләкләнде. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кукмара мәгариф бүлегенең күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Гүзәлия Тимергали кызы үзен эзләнүчән, тынгысыз, яңалыкка омтылучан, таләпчән педагог буларак танытты. Хезмәтен яратып, намус белән башкарды. Гүзәлия 1985 нче елда Адай авылы егете Гомәров Равилгә кияүгә чыга. Кызлары Роза белән Гөлия укытучы һөнәрен сайладылар, югары белем алдылар. Каюмов Ренат Габдрахман улы(1962) - Арча педучилищесын, КГПИ ны тәмамлап, Үрәсбаш, Пычак урта мәктәбендә укытты. Хәзер Чаллыда укыта. Минһаҗева Илсөяр Билал кызы(1964) - Арча педучилищесын , КГПИ ны тәмамлап, Әсән-Елга, Пычак мәктәбендә укыткан. Хәзер Әлмәттә укыта.


22 Үз гомерләрен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган шәхесләр: 1. Заһидуллина Кадрия Шәрифулла кызы (1951-2014) 2. Гыйльмуллина Марзыя Мулланур кызы(1964) 3. Минһаҗева Алсу Билал кызы (1968) 4. Габделганиева Диләрә Нуретдин кызы (1981) 5. Гыйльмуллина Тәнзилә Равил кызы (1985) 6. Галимова Рәзилә Рамазан кызы (1989) Эчке эшләр органнарында эшләүчеләр: 1. Минһаҗев Муллахмәт Минһаҗетдин улы (1918)- Янильдә судебный исполнитель булып эшли. Укытучы Кадерниса апаның ире, сугышта үлгән. 2. Минһаҗева Мәшһүдә Минһаҗ кызы(1921) – Кукмарада суд хезмәткәре, секретарь. 3. Фатыйхов Талип Фатыйх улы – Кукмарада милиционер булган. 4. Фатыйхов Гариф Фатыйх улы - Кукмарада милиционер булган. 5. Галиев Ришат Рафис улы (1986) – Алабугада майор; 6. Нәҗипов Инсаф Илнур улы (1994)- Кукмарада МВД бүлегендә полиция лейтенанты. 7. Габдрахманов Алмаз Голфан улы(1994) - Кукмарада милли гвардия гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау бүлеге, полиция сержанты. Казан дәүләт төзелеш институтында укыганнар 1. Гыймадиева Нурия Билал кызы (1949). 2. Касыймов Вакыйф Мөхәррәм улы (1949) - Түбән Камада, Менделеевскта җитәкче урыннарда эшләде. 3. Гыймадиев Рәфәгать Билал улы (1951). 4. Минһаҗев Илназ Фәрит улы (1988) - Казанда инженер – проектировщик. 5. Мөлекова Илүзә Рамил кызы (1996) - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондында. 6. Габделганиев Рәзил Нуретдин улы (1996) - Казанда төзелеш мастеры булып эшлиләр. 2022 нче елда Кукмара районы “Татар егете” бәйгесендә 1 нче урынны алды.


23 Башка уку йортларын тәмамлаучылар һәм хәзерге вакытта укучылар Гыймадиев Нуретдин Билал улы (1938) - Кукмарада РТСта инженер - механик, Габдрахманова Суфия Габдрахман кызы (1939) - Казан кооператив техникумы, Сәләхетдинов Мансур Биктимер улы (1948) - Казан кооператив институтын бетерә , Әлмәт районы Акташта райпо рәисе булган, Гыйниятов Тимергали Гыйният улы (1949) - авыл хуҗалыгы институты, Габдрахманов Госман Габдулла улы ( 1952) - Нократ Аланы механика техникумы, авыл хуҗалыгы институты, Гыйльмуллина Тәбдилә Шәһидулла кызы (1952) – Казан кооператив техникумы, Казан кооператив университеты, Сәләхетдинов Миннефәт Биктимер улы (1953) - кооператив техникумы, Гыйльмуллина Шәһидә Шәһидулла кызы (1953) - Казан кооператив техникумы, Касыймова Нәзирә Мөхәррәм кызы (1953)- Казан кооператив техникумы, Гыйльмуллин Надир Шәһидулла улы (1954) - Нократ Аланы механика техникумы, Сәләхетдинова Резедә Биктимер кызы (1955) - Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы , Касыймова Нүрисә Мөхәррәм кызы (1958) - Казан кооператив техникумы, Сәләхетдинова Мөршидә Биктимер кызы (1958) – Лубян урман-техник көллияте, Гыймадиева Рузия Билал кызы(1959) - Казан кооператив техникумы, Хөсәенов Мөнир Шәрифҗан улы (1960) - Казан элемтә техникумы, Габдрахманова Фирая Габдулла кызы (1960) - Казан кооператив техникумы, Казан кооператив университеты, Заһидуллина Флера Рәфәгать кызы (1962) – Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы, Шәйхетдинова Сания Хисаметдин кызы (1962 - 2018) - Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы, Мәскәү экономика институтының Чаллы филиалы, Минһаҗева Вәсирә Билал кызы (1963) – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Казан ветеринария институты, Нәбиуллина Рүзилә Хәкимулла кызы (1964) - Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы, Габдрахманова Сәлимә Габдулла кызы (1963) - КХТИ, Хөрәмшин Фәнил Наил улы (1966) – Нократ Аланы механика техникумы - үз эшен булдырган алдынгы җитәкче. Күп кешене эш белән тәэмин итә. Габдрахманов Голфан Габдулла улы (1966) - Нократ Аланы механика техникумы , Хөсәенов Илгиз Шәрифҗан улы (1968) - Казан дәүләт университеты, механика - математика бүлеге, Гыймадиев Дамир


24 Габдрахман улы (1969) – КСХИ; Кашапова Гүзәл (1976) - Казан мәдәният училищесы - “Арпаязым” җырын беренче башкаручы, сүзләрен Фоат Галимуллин язган, Шәйхетдинова Гөлнур Зиннур кызы (1976) - Казан елга техникумы, институтта укый, Сәләхетдинов Ирек Мәкъсүд улы (1980) - Әлмәт нефтехимик институты, Гыйльметдинова Ләлә Тимерхан кызы (1981) – Казан дәүләт профессиональ педагогик колледж, Сәләхетдинов Марат Мәкъсүд улы (1984) - Казан ветеринария институты, Ягъфәрова Зәлия (1985) - Казан энергетика институты, Галиев Рәдиф Рафис улы (1990) – Казан юридик институты , Каюмова Мәрьям Мөбәрәкьян кызы (1992)- КХТИ, Габдрахманова Рәмилә Голфан кызы (1992) - КНИТУ- Менеджер, Гыймадиев Булат Дамир улы (1993) - КХТИ, Шәйхетдинова Чулпан Илнур кызы (1994) - КФУ, Бакиров Илназ Илфат улы (1998) - КАИ, Мөлеков Ришат Рамил улы (2000) - КГАУ, Шәйхетдинов Айнур Илнур улы (2000) - КАИ, Бакирова Гөлинә Илфат кызы (2001) – НЧИ КФУ, Сираҗетдинова Айгөл Айрат кызы – КФУ; Гыймадиев Әмир Дамир улы – КГАУ. Пычак сигезьеллык мәктәбен Мактау кәгазе белән һәм “5” билгеләренә тәмамлаучылар (отличниклар): 1. Касыймов Вакыйф Мөхәррәм улы (1965) 2. Гыймадиев Рәфәгать Билал улы (1967) 3. Каюмов Мөбәрәкьян Габдрахман улы (1969) 4. Каюмова Минзәлифә Габрахман кызы(1972) 5. Нургаянова Гүзәлия Тимергали кызы (1977) 6. Шәйхетдинова Сания Хисаметдин кызы(1977) 7. Заһидуллина Флера Рәфәгать кызы(1977) 8. Каюмов Ренат Габдрахман улы (1978) 9. Галиева Саҗидә Гариф кызы (1981). Каюмова Чулпан Мөбәрәкьян кызы һәм Нургаянова Алинә Рамис кызы бәйгеләрдә катнашып Республика күләмендә призлы урыннарга чыккан өчен, “Сәләт” лагерына, 2010 елны укучылар өчен булган төрле олимпиадаларда призлы урыннар яулау сәбәпле, Мөлекова Илүзә Рамил кызы, Сираҗетдинова Айгөл Айрат


25 кызы Краснодар крае Туапсе районы “Бөркеткәй” лагерена юллама белән бүләкләнделәр. Анда барып өч атна укып, төрле урыннарга сәяхәт итеп кайттылар. 1985 елның 1 нче сентябреннән башлап Пычак мәктәбе урта мәктәп итеп оештырылган. 1987 елда Арпаяздан Хөсәенова Фирдания, Нургаянов Фидарис, Бакиров Илфат, Шәйхетдинов Илнур, Нәбиуллин Тәлгать Пычак урта мәктәбенең беренче чыгарылыш укучылары. Илфат, Фидарис, Илнур өчесе дә яхшы укыдылар, балалары да медалистлар. Арпаяздан Пычак урта мәктәбен алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаучылар. 1. Шәйхетдинова Гөлназ Зиннур кызы (1997) 2. Каюмова Чулпан Мөбәрәкьян кызы (2001) 3. Сәләхетдинов Марат Мәкъсүд улы (2001) 4. Каюмов Салават Мөбәрәкьян улы (2003) 5. Минһаҗева Гөлшат Фәрит кызы (2008) 6. Каюмова Мәрьям Мөбәрәкьян кызы (2008) 7. Шәйхетдинова Чулпан Илнур кызы (2012) 8. Мөлекова Илүзә Рамил кызы (2014) 9. Сираҗетдинова Айгөл Айрат кызы (2015) 10.Бакиров Илназ Илфат улы (2016) 11.Шәйхетдинов Айнур Илнур улы (2018) 12.Мөлеков Ришат Рамил улы (2018). Нургаянова Алинә Рәмис кызы 9 нчы сыйныфны “5”ле билгеләренә тәмамлап, Казанда Россия Дәүләт Гаделхөкем университетында укый. 1925-2022 еллар арасында мәктәпне 600 ләп укучы тәмамлаган. Арпаяз укучылары спортта да сынатмыйлар. 1971 елларда Каюмова Минзәлифә Кукмарада чаңгы ярышында беренче урында, 1976 елда Кукмарада үткән укучыларның кышкы спартакиадасында Арпаяздан Нургаянова Гүзәлия белән Заһидуллина Флера һәм Әсән – Елгадан Гарафиева Фәнүзәләр эстафетада район буенча беренче урынны алдылар.


26 Техник хезмәткәрләр. Мәктәбебезнең чисталыгын тәэмин итүче, аның өчен янып – көеп эшләүче техник хезмәткәрләребез дә байтак. Габдулла абзый һәм Нәфисә апа, Идрисова Шәмсебану Сәмигулла кызы, Галиева Саймә Фатих кызы, Гыйльмуллина Вәрәкыя Габдрахман кызы, Габделганиева Фидария Тимергали кызы, Габдрахманова Рәхилә Салих кызы, Нәҗипова Лилия Рамис кызы. Алар барысы да үз хезмәтләрен яратып, намус белән башкарып чыктылар. Арпаяз башлангыч мәктәбендә озак еллар белем һәм тәрбия бирүдә хезмәт куйган укытучылар: 1. Гыйльметдинова Гөлҗиһан Дәүли кызы - 1985 – 2003 елларда 2. Мөлекова Иркә Рәшит кызы - 1991 – 2022 елларда 3. Нургаянова Гөлназ Зиннур кызы – 2006 – 2022 елларда эшләделәр. 2022 нче елның 30 нчы августыннан мәктәп эшләвеннән туктады. Кушымта Авылым турында мәкаләләр : 1. “Кадерле сәхифәләр” – “Хезмәт даны”, 1 май 1999 2. “Диктант” – “Хезмәт даны” 3. “Янып яшәүгә ни җитә”- “Мәйдан”-журналы 4. “Догалы юл” – “Ватаным Татарстан”, 30 март 2001 5. “Еллар уза, йортлар туза...” –“Хезмәт даны”, 10 апрель 2019 6. “Кечкенә авылымның зур эшләре ” – “Хезмәт даны”, 24 июль 2019 7. “Үткән гомер бер мизгел ” – “Хезмәт даны”, 16 октябрь 2019 8. “Идрис бабай оныклары ” – “Хезмәт даны”, 13 декабрь 2019 9. “Мәчет бирешмәде”- “Татарстан яшьләре”, 29 август 2019. 10. “Үзебезнең Шаһи” – “Хезмәт даны”, 14 февраль, 2020 11. “Биш йолдыз” – “Хезмәт даны”, 19 февраль,2020 13. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз!”- 4 декабрь, 2020.


Click to View FlipBook Version